Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Анар җимешенең (гранат) сез белмәгән сыйфатлары

Әлеге гаҗәеп җимеш – Җирдәге иң файдалы нигъмәтләрнең берсе.

1.Гормоннарны активлаштыра.

Гранат төшләрендә булган майлар организмда гормональ балансны тергезә. Шуңа күрә аларны баш авыртканда һәм хатын-кызларга ашау киңәш ителә.

2.Табигый инсулин.

Анар җимеше – диабет белән авыручыларга ярый гына түгел, хәтта кирәк булган татлы ризыкларның берсе. Ашар алдыннан көнгә дүрт тапкыр берәр бал кашыгы йотып куелган гранат согы кандагы шикәр микъдарын ярыйсы ук киметә.

 3.Гемоглабинны күтәрә.

Гранат элек-электән азканлылык белән көрәшү чарасы буларак билгеле. Анемия белән интегүчеләргә 2 ай дәвамында су белән кушылган гранат согын ашар алдыннан 30 минут кала,  көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчү дә ярдәм итә.

4.Авыз һәм тамакны дезинфицияли.

Ангина, фарингит һәм шулай ук стоматит булганда да тамакны һәм авыз эчен гранат кабыгы кайнатылган су яки гранат согы белән чайкау файдалы. Дуплау матдәләре (дубильные вещества) авыртуны баса, ә органик кислоталар инфекцияне үтерә.

5.Кан басымын төшерә. 

Гранат төшләре – гипертониклар өчен чын табыш, чөнки алар организмга авырлык китерми генә артериаль кан басымын бик йомшак төшерә. Ә гранат җимешенең киптерелеп чәйгә кушылган элпәләре нерв системасын тынычландырырга, шомлану-хафаланудан котылырга, төнге йокыны җайга салырга ярдәм итә.

6. Менә дигән косметика чарасы.

Әз генә кыздырып төелгән һәм сыер мае яки зәйтүн мае кушылган гранат кабыгы – бит тиресе майлы, бетчәле булганнарга бик шәп чара. Ә киптерелгән гранат кабыгыннан ясалган порошок белән пешкән, ярылган һәм сыдырылган урыннарны дәвалау нәтиҗәле.

7. Ялкынсынуны бетерә.

Гранат кабыгы кайнатмасы төрле ялкынсынулар (воспаление) вакытында бик файдалы (бөер, бавыр, колак һәм күз, буыннар, гинекологик органнар). Аны әзерләү өчен, вакланган 2 чәй кашыгы кабыкны 1 стакан кайнар суга салып, су мунчасында (водяная баня) 30 минут кайнатырга, сөзеп сыгарга һәм кайнаган су кушарга. Мондый кайнатманы ашарга ярты сәгать кала 50 граммлап көненә 2-3 тапкыр  эчәргә кирәк.

8.Радиацияне чыгара.

Радиоактив изотоплар белән эшләүчеләр яки радиация югары булган зонада яшәүчеләрнең барысының да рационында алыштыргысыз элемент булып гранат согы тора.

9.Суалчаннарга каршы бик көчле чара.

Өлгергән гранат кабыгында суалчаннарга көчле йогынты ясаучы пельтьерин, изопельтьерин һәм метилизопельтьерин алкалоидлары бар. Организмдагы шул хәшәрәтләрдән котылу өчен 40-50 грамм вакланган кабыкны 400 грамм салкын суда 6 сәгать тотарга һәм сыеклыкның яртысы кайнап беткәнче акрын утта кайнатырга. Суынганнан соң бер сәгать дәвамында кечкенә порцияләр белән эчеп бетерергә. Тагын бер сәгать узгач эч йомшарткыч эчәргә. Тагын да тирәнтен чистартырга теләге булганнар, 4-5 сәгатьтән соң клизма ясый ала.

10. Диареядән коткара.

Гранатның җимеше һәм кабыгы укмаштыру сыйфатына ия. Шуңа күрә аны эч китүгә, колитка һәм энтероколитка каршы кулланалар. Зурларга, киптереп вакланган гранат кабыгын ашаганнан соң көнгә 3 тапкыр кабул итәргә,  ә балаларга яңа сыгылган һәм су белән кушылган гранат согын бирү тәкъдим ителә. Гранат кабыгындагы полифеноллар инфекцияле диарея очрагында  дизентерия таякчыкларын һәм башка ярсыткычларны нәтиҗәле киметергә ярдәм итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вкусно и полезно гранат

2
X