Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ачык ишекләр көнендә музейга экскурсия

Россия янгын сагы көне алдыннан  МЧС хезмәткәрләре гадәттә  Ачык ишекләр көне һәм үзләренең музеена экскурсия оештыра. Андый чаралар  берүк вакытта  янгыннарны һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә дә юнәлтелә.

Чираттагы Ачык ишекләр көненә  Яшел Үзәннең 8нче отряды  һәм күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре кунакка шәһәрнең «Алтын башак» 23нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне чакырды. Балаларны янгын сүндерүчеләрнең  көндәлек эше  белән таныштырдылар һәм 52нче янгынга каршы частьнең биналарын да күрсәттеләр. Әлеге частьнең караул җитәкчесе Алексей Жирнов җиһазларны һәм техниканы күрсәтте. Музейда балалар быел 370 еллыгын билгеләгән   Россия янгын эше тарихы белән танышты. Алар орден-медальләрне, стендларны, панорама макетларын да бик кызыксынып карады. Соңыннан малай-кызларның сорауларына җаваплар бирделәр. 
Шуны билгеләргә кирәк, бу балалар янгын-коткару частенә үзләре дә  бик әзерләнеп килгән. Янгынга каршы тематикага багышланган рәсемнәр ясаганнар, шигырьләр өйрәнгәннәр, кулдан ясалган  әйберләре дә бар. Үзләренең иҗади эшләнмәләрен алар  янгын сүндерүчеләргә бүләк итеп калдырды. Янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Радик Ардыханов,  үз чиратында, балаларга  янгын куркынычсызлыгы турында сөйләде. Соңыннан истәлеккә барысы бергә фотога да төште.  

Резидә Йосыпова
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев