2021 елның беренче яртысында Татарстанда интернет-гигиена проектын эшләячәкләр
Яшәеш

2021 елның беренче яртысында Татарстанда интернет-гигиена проектын эшләячәкләр

Программаның максаты - үсмерне Челтәрдә очрашачак кыенлыклардан саклау.

Татарстанда 2021 елның беренче яртыеллыгында яшүсмер Челтәрдә очратырга мөмкин булган проблемалардан һәм кыенлыклардан яклауга юнәлтелгән интернет-гигиена проектын булдырырга планлаштыралар. Бу хакта ТР Яшьләр министрлыгының йомгаклау матбугат конференциясендә ведомство башлыгы Дамир Фәттахов сөйләде.

 

 "Узган ел интернет-гигиена кагыйдәләрен формалаштырырга карар кылдык. Бездә әлегә әзер продукт юк, әмма җитди эшләнмәләр бар инде. 2021 елның беренче яртыеллыгында конкрет нидер булдырачакбыз ", - дип билгеләде спикер.

 

Аның сүзләренчә, ниндидер киңәш һәм кагыйдәләр җыелмасын булдырырга кирәк.

 

Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы, 2021 елда Татарстан яшьләре министрлыгы яшүсмерләр белән эшләүгә басым ясыячак, дип хәбәр иткән иде.

 

 

 


Нет комментариев