Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Заһидулла Шәфигуллинның музеена сәяхәт

Акъегет мәдәният йорты хезмәткәрләре, балаларны халкыбызның милли тарихи үткәненә, мәдәниятенә, музейларга карата кызыксыну һәм хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан, мәгьрифәтче, педагог, меценат миллионер сәүдәгәр - Заһидулла Шәфигуллинның музей - йортына сәяхәт ясадык.

Бу өйне Заһидулла бай 1876 нчы елны кызлары өчен төзеткән була. Бүгенге көндә дә бинаның архитектурасы үзгәртелмәгән. Музей стенасында аның Иркутск шәһәрендә яшәгән йорты, төзеткән мәчете, тоткан кибетләренең рәсемнәре эленгән. 1807 елгы стена сәгате дә биредә үз урынын алган. Шул чор көзгесе, шкафы, комоды, өстәле, затлы сандыгы да музей - өйгә матур төсмер биреп тора.
Заһидулла Шәфигуллин үсеп килүче яшь буын өчен үрнәк шәхес булып тора.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә: үзенең үткәненә һәм тарихына хөрмәт белән караган халыкның гына киләчәге бар. Шуңа күрә без олы шәхесләребез, күркәм затларыбыз, халкыбыз үткән олы тарихыбыз, гүзәл туган җиребез белән горурланырга, алар рухы белән яшәргә, илебезнең чын патриотлары булырга һәм балаларда шушы сыйфатларны тәрбияләргә тиешбез. Музей эшчәнлеге белән кайнап үскән буын исә киләчәктә, һичшиксез, үз иленә лаеклы гражданин булуы белән горурланачак!!!
Әлеге тарихи хатирәләр балаларның күңелләрендә бик озак сакланыр дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев