Бүген районыбызның гүзәл авылларының берсендә, искиткеч күркәм чара булып узды!
Олы Карагуҗа авылы җирле үзидарәсенә төзелгән яңа бина әйләнәсенә яшь наратлар утыртырга дип тирә-як авыллардан мәдәният хезмәткәрләре җыелды.
Әйшә үзәкләштерелгән мәдәният системасы директоры Сабина Альберт кызы Устинова үзе дә әлеге чарадан читтә калмый, ямь өстенә ямь өстәп, ягымлы сүзләре белән безне дәртләндереп торды. Күңелле җырлар тыңлап, җырлап-биеп, уйнап-көлеп, күз ачып-йомганчы утыртып та куйдык чибәркәйләрне.
Бар яктан да уңган, булган инде ул мәдәният хезмәткәрләре, күзләр генә тимәсен!
Мәктәптән менгән "Яшь натуралистлар" командасы да ярдәмгә килде. Эшчән, уңган буынга үрнәк күрсәтү, алар белән бергә четерекле гамәлләр башкару үзе ни тора бит.
Бердәм булганда без көчле! Алдагы көннәрдә дә бер-беребезне зурлап, хөрмәт итеп, ярдәмләшеп яшәргә насыйп булсын! Иң изге теләкләр һәм чиксез рәхмәтләр белән, Олы Карауҗа авылы җирлеге башлыгы Исмәгыйлева Гөлчәчәк Илһам кызы.
Нет комментариев