Укучы фикере.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Соңгы вакытта татар сөйләменә чит телләрдән кергән сүзләрне кушу ниндидер модага әйләнеп барамы, әллә моның башка сәбәпләре бармы – әйтеп бетерә алмыйм. Әмма колакка ешрак чалына башлады. Мәсәлән, радиодан «Болгар фест» дип бик озак реклама ясадылар. Аңлавымча, татар телендә сөйләүче радионың зур тамашасы, ягъни концерты иде ул. Ләкин шул «фест» сүзе рекламаның һәр яңгырашында колакны ярды. Татар телендә моңа туры килгән сүз табылмадымы икән? «Тамаша», «концерт», «бәйрәм» – үзебездә сүз җитәрлек бит. Аннан, «Сабантуйның хедлайнеры», «бәйрәмнең хедлайнеры» дигәнне дә еш ишетергә туры килә. Төп кунак дип кенә әйтсәң, мәгънәсе үзгәрер идеме? Бәлки, мондый сүзләрне яшьләргә якынрак булу өчен кулланалардыр.
Яшьләр арасында инглизчә алынмалар, кыскартулар, интернет теле киң таралган. Оештыручылар да шуңа таянадыр, бәлки. Чит сүз куллануның кайбер очракларда үз урыны барлыгын да инкарь итеп булмый. Тел бит һәрвакыт үсештә, башка телләр белән аралаша, яңа төшенчәләрне үзләштерә. Ләкин бер нәрсә турында уйланасы килә: татарча сөйләмне яшьләргә якынайтыр өчен безгә һичшиксез чит тел сүзләре кирәкме? Без татар теленең байлыгы турында сөйләргә яратабыз. Аның чыннан да бай булуын исбатлау өчен сүзләрне сүзлекләрдә генә саклау җитми. Аларны көндәлек сөйләмдә, радиода, сәхнәдә, газетада, яшьләр арасында кулланырга кирәк. Фест-местларсыз да заманча сөйләшеп була. Иң мөһиме – сөйләшкәндә татарча уйларга, татарча сүзләрне эзләргә һәм аларны кулланудан оялмаска.
Нет комментариев