8 сентябрьдә күренекле авар шагыйре Рәсүл Гамзатовның туган көнендә Россия Федерациясе халыклары телләренең бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Шушы истәлекле көн уңаеннан Олы Ачасыр төп гомуми белем бирү мәктәбендә музей белән берлектә «Туган тел – халык җаны» дип исемләнгән танып-белү сәгате узды.
Чараны мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Абзалина Гөлнур Әхмәт кызы үткәрде. Танып-белү сәгатендә 4–9 сыйныф укучылары катнашты.
Чара барышында укучылар Россия халыклары телләре буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар, илебезнең күпмилләтле дәүләт булуы, биредә төрле халыкларның телләре, мәдәнияте һәм милли традицияләре саклануы һәм үстерелүе турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар алдылар.
Укучылар һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихы һәм рухи мирасының аерылгысыз өлеше икәненә тагын бер кат инандылар.
Туган телне саклау – халыкның рухи байлыгын саклау ул!
Олы Ачасыр мәдәният йорты Вк төркеме
Нет комментариев