Миннән берничә яшькә генә зуррак булса да, сөбханАллаһ, Фирүзә апа һәр эшкә өлгерә! Бар җире дә ялт итеп, нур чәчеп тора. Казыйсы урыннар казылган, җыеласы җыелып, үз урынына урнаштырылган. Пөхтәлек, чисталык һәм матурлык – һәр җирдә: өйдә дә, чоланда да, бакчада да, мунчада да, сарайда да, ишек алдында да, капка төбендә дә...
Ә инде бакчасы – аерым бер могҗиза! Эре, кызыл, тәмле помидорларны һәм башка төрле яшелчәләрне ел саен мул итеп үстерүнең үз серләрен белә ул. Кулы уңган, күңеле матур кешенең һәр эше дә бәрәкәтле була шул.
Фирүзә апаның тырышлыгына, пөхтәлегенә, матурлык тудырырга омтылышына сокланмый мөмкин түгел. Үзенең матур дөньясын булдырып, аны балаларына, оныкларына да тапшыра ул. Бала-оныклары да үзенә охшап, матурлык тудыручылар, тырыш һәм уңган булып үссеннәр. Бу күркәм традицияләр гаиләләрендә дәвам итсен, өйләрендә һәрчак тынычлык, иминлек, бәрәкәт булсын!
Аллаһ Тәгалә Фирүзә апага ныклы сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете насыйп итсен! Балаларының, оныкларының игелеген күреп, аларның уңышларына сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын, әәмиин!
Сөмбелә Абдуллина. Бишнә
Нет комментариев