Авылдагы иске йорт ата-ана белән бала арасын бозды
Иҗат

Авылдагы иске йорт ата-ана белән бала арасын бозды

Хәерле көн, кызлар! Күңелемдә борчу тудырган бер хәл турында сөйлисем килеп шалтыратуым иде. Бик озак еллар аралашып, янәшә фатирда гомер итүче күршеләрем турында. Бердәнбер кызлары минем уртанчым – улым белән бер сыйныфта укыды. Төпчек кызым белән дә дус булып үстеләр. Шуңа бик якын Гөлүсә миңа (исемен үзгәртеп сөйлим инде), үз балам кебек. Күршеләрем белән утыз елдан артык тату, туганнарча яшибез. Менә шуңа алар гаиләсендәге мәгънәсез аңлашылмаучанлыкка бик тә эчем поша.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Җиде ел элек Асиянең (күршемне шулай дип атап торыйм) әтисе үлеп китте, әнисен җирләгәнгә унбиш еллап бардыр инде, бабай ялгызы яшәп ятты шулай авылда, күпме генә чакырсалар да, шәһәргә аягын да атлыйсы килмәде.

Авыллары Яшел Үзәнән йөз чакрымнар тирәсе, кайткалап йөрделәр инде сирәк булса да. Бабай нык иде, авырып-нитеп ятмады да бугай, тавыклар асрап, бакчасын утыртып яши үзенчә, дип сөйли иде Асия. Мәктәптә укыганда җәйге каникулларда Гөлүсә бик ярата иде авылда торырга. Асиянең ире шәһәрнеке, шулай да авылны яратты. Менә шул, авылдагы әтисе алтмышынчы елларда салган иске бүрәнә йорт Асиягә калды. Алар аны карамады да инде, ремонтламады да. Бабай:

«Минем гомергә җитәр әле, мәшәкатьләнмәгез», – дип әйтә торган булган.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина

Әмма, әтисен җирләп килгәч, Асия белән Сәлим шул өйне төзекләндерү турында уйлана башлады, тик чамалары булмаганга, «аннары»га кала бирде. Сатасылары килмәде, туган-үскән нигез, торсын, диделәр.

Ул вакытта Гөлүсә Казанда институтта укый һәм әти-әнисе янында тора иде әле. Әлбәттә, ул ишелергә торган өйгә аның бөтенләй исе китмәде, кирәк тә түгел инде ул аңа. Күршеләрем елга бер кайтып, йорт тирәләрен, зиратларны карап килә тордылар һәм килгән саен: «Анда кыйшайган, моннан су тама, карарга, ремонтларга кирәк», – дип зарланудан узмадылар, бернәрсә эшләнмәде.

Бабасын җирләгәннән соң ике елдан Гөлүсә диплом алды, Казанда яхшы эшкә урнашты һәм бүлмә арендалап шунда яши башлады. Ә әти-әнисе шулай авылга кайтып килә дә, «ах-ух» килә, ә йортка тотынмый. «Тиз арада нәрсә дә булса кылырга кирәк инде ул өй белән»нән ары узмады. Эшлиләр, арыйлар, вакытлары һәм акча юк.

Фото: ясалма интеллект

Ул арада Гөлүсә ипотекага акча җыя башлаган. Ничек булдыра ала, шулай экономияләп, үз фатиры турында хыялланган. Беренче взноска алты йөз мең туплаган да. Ярты еллап бардыр, яз башында Асия белән Сәлим икесе дә берьюлы лаеклы ялга чыкты, яшь аралары шулай туры килә аларның. Һәм, авылдагы өйгә тотынырга булдылар. Бу хакта кызларына да әйткәннәр. Ә Гөлүсә «сатыгыз» дигән. Болары ду купкан, ничек инде нигезне сатасың?! «Җиде ел буе кыл да кыймылдатмадыгыз, череп ятты, хәзер ничек төзекләндереп бетермәкче буласыз аны, яңаны салуың җиңелрәк, юк белән баш катырмагыз. Артык акчагыз бармы әллә анда шуның кадәр тыгарга», – дигән.

– Алдан безнең вакыт булмады, эшләдек. Хәзер лаеклы ялда, шуның белән шөгыльләнә алабыз. Санадык, ремонтка миллион кирәк.

– Алайса, бик теләгегездә һәм акчагыз булгач, ясагыз. Әмма ул йорт миңа кирәкми, анда кайтып торасым юк, минем тормышым һәм эшем Казанда! – дигән Гөлүсә.

– Безнең андый акчаларыбыз юк, пенсиябез яшәргә генә җитә, – дигән Асия. – Синең бит ипотекага җыйган акчаң бар, бир безгә шуны.

Гөлүсә бу сүзләргә шаккаткан. Үзенә фатирга дип бөртекләп җыйган акчасына әти-әнисенең өмет итүенә аптыраган инде бик. «Мин бит фатир алырга җыенам, сез нәрсә? Җиде ел буе әкренләп нәрсә булса да эшләгән булсагыз, бүгенге көндә яшәрлек булыр иде ул өегез. Ә сез аның ишелеп беткәнен көттегез. Эшләп йөргәндә, акчагыз һәм көчегез булганда ясарга идегез. Ә хәзер минем үземә дип бөртекләп җыйган акчага ремонтларга җыенасыз. Миңа авылда йорт кирәкми, юк белән маташмагыз. Бирмим акча!» – дигән.

– Сиңа калачак бит ул өй аннары. Син үзең турында гына уйлыйсың! Алайса бездән бернәрсә дә өмет итмә, фатирыбызны да чит кешегә язабыз! Бездән соң сиңа бернинди дә мал калмаячак! – дип әрләшкәннәр.

Кызлары: «Яхшы, шулай булсын, теләсәгез нишләгез!» – дип китеп барган. Шуннан соң бер айлап сөйләшмәделәр. Гөлүсә дә кайтмады, болай атна саен кайтып йөри иде әле. Күршеләр кредит алмакчы булганнар, бирмәгәннәр. Асия тагын кызына шалтыраткан, һичьюгы өч йөз мең булса да бир, дип. Гөлүсә бирмәгән: «Ике атна элек ипотекага үземә бер бүлмәле фатир алдым, акчам юк», – дигән. Балаң өчен шатланырга гына да бит, юк. Болары да бала-чагалар кебек, ишелеп беткән өйгә кызларыннан акча талыйлар. «Үзең өчен акча таптың, ә гаиләгә булышырга – юк. Син бүгеннән безнең кыз түгел!» – дип, Асия трубканы ташлаган. Шуннан бирле аралашмыйлар.

Шуның кадәр борчылам алар өчен. Асия белән Сәлимне әрлим. Нәрсәгә аларга ул авылдагы өй?! Истәлек дип, хәлеңнән килмәгәч, нәрсәгә зурдан кубып ясарга аны? Барыбер үзләре дә кайтып тормаячаклар бит. Асия телләп әйтте: «Хәзер олыгаеп барганда авылга кайтмыйм инде. Фельдшер да күрше авылда бит анда, берәр хәл булса, ул килеп җиткәнче, Аллаһ сакласын! Кибет тә юк. Монда бар да янымда гына», – диде.

Шуның кадәр инде, бердәнбер кызларыннан ваз кичеп, үзләренә дә кирәкмәгән йортны торгызырга?! Аңламыйм. Асиянең үзенә дә йөз әйттем, бердәнбер кызыгыз, картлык көнеңдә кем кулына калмакчы буласың, дип. Авылы да, нигезе дә әлегәчә кирәкмәде, кызларында акча барлыгын белгәч, ремонт ясамакчылар. Әле Гөлүсә молодец, минәйтәм, әниләренең өстеннән төшмәячәкләрен аңлап, тиз генә фатирын алып куйган. Мондый әти-әнисе белән мәңге ала алмас, гел акчасын савып торырлар иде. Алар шундый, икәүләшеп эшләп торганда да гомерләре буе очын очка ялгап яшәделәр, артык акча тота белмәделәр.

Жәллим Гөлүсәне дә, Асия белән Сәлимне дә. Бердәнбер балалары белән шулай үпкәләшеп яшәү эш түгел инде. Ничек кенә җайларга шуларның араларын дип уйланып йөрим. Менә редакциягә шалтыратып эчемне бушаттым, рәхмәт тыңлавыгызга.

Исемемне Гөлсем дип куярсыз.


Нет комментариев