Татарстанда А гепатитыннан ничек сакланырга икәнен искә төшерделәр
Яшәеш

Татарстанда А гепатитыннан ничек сакланырга икәнен искә төшерделәр

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе вируслы А гепатиты — классик «пычрак куллар авыруы» — профилактикасы турында искә төшерде. Инкубация чоры 50 көнгә җитәргә мөмкин, ә авыручы әйләнә-тирәдәгеләр өчен авыруның беренче көннәрендә иң куркыныч.

Төп саклану чарасы — вакцинация. Россиядә ул эпидемик күрсәткечләр буенча өч яшьтән балаларга начар районнарда, медицина хезмәткәрләренә, тәрбиячеләргә, җәмәгать туклануы хезмәткәрләренә, суүткәргеч хезмәткәрләренә һәм начар төбәкләргә китүчеләргә үткәрелә.

Вакцина күрсәтелмәгән кешеләргә яшелчә һәм җимешләрне җентекләп юарга, ашар алдыннан һәм урамнан кайткач кулларны юарга, бары тик кайнатылган яки шешәдәге су эчәргә, тырнакларны кимермәскә һәм гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

Искәртеп узабыз, халыкны төрле авыруларның профилактикасы турында хәбәрдар итү халыкның сәламәт гомер озынлыгын арттыруга юнәлдерелгән «Озак һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында башкарыла.

ТНВ


Нет комментариев