Әйшә авылында пәйгамбәребез Мөхәммәдкә багышланган рухи кичә узды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Әйшә авылында пәйгамбәребез Мөхәммәдкә багышланган рухи кичә узды

Яшел Үзән районы Әйшә авылының «Нур» мәчетендә Аллаһы Тәгаләнең илчесе — пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺнең тормыш юлы, күркәм әхлагы һәм сөннәте турында эчтәлекле һәм файдалы кичә узды.

Кичә барышында Пәйгамбәребез ﷺнең өммәтенә калдырган мирасын искә алып, аның тормышыннан гыйбрәтле мисаллар турында сөйләштеләр.

Раббыбыз йөрәкләребездә Пәйгамбәребез ﷺгә булган мәхәббәтне арттырсын, аның сөннәтен үтәп яшәргә насыйп итсен!

Аллаһның рәхмәте һәм сәламе аңа булсын!


Нет комментариев