Татарстанның Саба районы Шәмәрдән авылында самолет һәлакәте турында хәбәр килгән.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе бүлекчәләре килеп җиткәч, җиңел моторлы «Cessna-172» самолетының шәхси торак йортның бакчасына төшүе ачыкланган.
Һәлакәт нәтиҗәсендә ике кеше — пилот һәм пассажир — һәлак булган. Җирдә зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк, зыян килгән объектлар да теркәлмәгән.
Һәлакәтнең сәбәбе ачыклана.
Нет комментариев