Әгәр гаиләдә моңа кадәр туган балаларга әлеге түләү билгеләнгән булса, яңа сабыйга пособие автомат рәвештә – гариза һәм мохтаҗлык дәрәҗәсен өстәмә бәяләүдән башка гына рәсмиләштерелә.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Моның өчен ата-аналарга Социаль фонд бүлегенә мөстәкыйль мөрәҗәгать итү таләп ителми: ЗАГС органнарыннан бала турындагы мәгълүмат килә, шуннан соң түләү шуларга нигезләнеп билгеләнә.
Беренче түләү тәртибе хатын-кызның йөклелек вакытында бердәм пособие алу-алмавына бәйле. Әгәр булачак әнигә түләү билгеләнгән булса, ул бала туган ай дәвамында саклана, ә киләсе айдан пособие килә башлый. Йөклелек вакытында пособие алынмаган очракта, балага түләү аның туган аеннан башлана. Төрле чорларга билгеләнгән гаиләләрдә яңа сабыйга түләү срогы гамәлдәге вакытның иң соңгысы буенча билгеләнә, ә ата-аналар гариза биреп, түләүләрне синхронлаштыра ала.
Яңа туган бала гаиләдә беренче булып, моңа кадәр бердәм пособие билгеләнмәгән очракта гына мөрәҗәгать итү тәртибе гамәлдә: түләүне Дәүләт хезмәтләре порталы, Социаль фонд бүлегенең яисә күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәте аша рәсмиләштерергә мөмкин.
Нет комментариев