Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 10 үлем очрагы расланган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Ведомстводан хәбәр итүләренчә, алты хатын-кызның(1933, 1941, 1942, 1943, 1947, 1947 елда туучылар) гомере өзелгән. Шулай ук, дүрт ир-ат вафат булган- 1939, 1947, 1951 һәм 1956 елларда туган.
Республикада вирустан үлүчеләрнең гомуми саны 1265кә җиткән. Элегрәк без узган көн эчендә 235 кешенең коронавирус инфекциясе белән авырганын хәбәр иткән идек.
Нет комментариев