Яшәеш

Россия Тикшерү комитеты Түбән Камага БПЛА һөҗүмендә катнашучыларны ачыклаячак

Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, бер көн элек дошман Татарстанның Нижнекамск районына һөҗүм иткән. Сәнәгать объектлары территориясендә зыян теркәлгән. 7 кеше җәрәхәтләнгән.

«Россия Тикшерү комитеты булган вакыйгада катнашы булган Украина Кораллы көчләре вәкилләре арасыннан гаепле затларны ачыклаячак һәм аларның гамәлләренә җинаять-хокукый бәя бирәчәк», — дип белдерделәр ведомствода.

Татар-информ


Нет комментариев