Яшел Үзән

«Кыш бабайны чакырган идегезме?»

Зур залда утлары белән балкып могҗизалы чыршы басып тора. балалары, аның балалары зарыгып көткән могҗизалы чыршы!

Рәсми «Зәринә Салиховна» түгел, ә «әни» дигән сүзне ишетәсе килү теләге кызның аңын сызып узды. Балаларына тамаша кылырга килгән барлык аналарга ул көнләшеп карады. «Зәринә, җитте сиңа! Бәйрәм алып барасың бар!» дип аксыл чәчле башын бутап куйды.
Балаларның сокланулы һәм чакыру тавышлары астында, таягы белән шакылдап, Кыш Бабай керде. Зәринә аны  танымады. Гадәттә Кыш Бабайны, аның күршесе Сәид Ногмановның әтисе уйный иде. Тәрбияче башы белән күңелле бәйрәм чарасына чумды. «Алар нинди ягымлы, көлке һәм матур. Ә бит шул тиктормасларның берсе минеке була алыр иде, – мондый якты моңсулыктан Зәринә чак кына елап җибәрмәде. – Нәрсә соң әле минем белән бүген? Үземне кулга алырга кирәк, я елап җибәрер­мен».
Бәхетле балалар шатланышып бүләкләрен карый, конфет кәгазьләре белән кыштырдый, тавышлана – әйтерсең умарта оясы. Залда чыршы исе янына мандаринныкы кушылды. Зәринә, елмаеп әлеге хуш исне сулады һәм карашы Кыш Бабайныкы белән очрашты. Алар шундый игътибарлы һәм сынап карады ки, әйтерсең күңел тирәнлегенә күз салды. Алар әлегә таныш түгел, әмма шул ук вакытта шундый якын иде. Ул кинәт үзен Кыш Бабай күзләре белән күргәндәй булды. Зәринә аның коңгырт күзләренең елмаюын тойды. Моңа кадәр әле аның шундый тирән караш белән очрашканы юк иде.
Кыз арты белән борылып басты һәм аның кабат Кыш бабайга карыйсы килде. Ә ул инде, балага сузган кебек бүләк тотып, Зәринә янына үзе килде. Ул оялчан гына елмаеп куйды. Аңа берьюлы уңайсыз да һәм искиткеч рәхәт тә булып китте. Ни булды соң әле аның белән? Нәрсәдәндер йөрәге күкрәгеннән чыгып очардай булып тибә. 
Зәринә өенә үз-үзен танымый атлады. Ул үзен беренче мәртәбә бәхетле итеп тойды. Яңа ел якынлаша... «Көннәр шулкадәр тиз уза, ел да бетеп килә, – дип уйлады. –Бәйрәм өстәленә дә нәрсә дә булса алырга кирәк, анда-монда чабып, табын турында бөтенләй оныткан. Ә бер яктан, кемгә хәҗәт инде ул мәшәкатьләр? Барыбер ялгызы, кунаклар чакырмады, үзенең дә беркая барасы килми. Яңа ел – гаилә бәйрәме. Мин кемгә кирәк?» шундый күңелсез уйлары белән, Зәринә якындагы кибеткә керде. «Шампанский булса да алырга кирәктер инде. Кем ачыр түлке. Кем белән эчәсең аны? Мәче беләнме?» Кирәкле продуктлар эзләп, Зәринә кибет буенча йөрде.
–Исәнмезез! Ә без, күптән түгел очрашкан идек бугай...
Зәринә башын күтәрде һәм коңгырт күзләр җылысына чумды.
–Бу сезме? Теге Кыш Бабаймы?
Ринат, әкият героеның исеме шулай иде, теге утренникка очраклы эләкте. Аны, театрның яшь актерын, ата-аналарның кайсыдыр дуслык буенча үтенеп, балалар бакчасына барырга күндерде. Яңа таныш бик әйбәт әңгәмәдәш булып чыкты, шуның өстенә әле Зәринәнең азык-төлек белән тулы сумкасын өйләренә кадәр күтәреп кайтырга тәкъдим итте... 
Сәгать телләре аяусыз алга ашыга. «Менә тиздән унике дә тула», – дип авыр сулап куйды кыз һәм бәйрәмчә әзерләнгән табынга күз салды. «Ну, нәрсә, йомшаккай, –дип песиенә эндәште, – туачак Яңа ел белән сине!» Шул моментта ишектә яңгыраган кыңгырау тавышына сискәнеп китте, чөнки ул беркемне дә көтмәгән, килер кешесе дә юк иде. 
– Кем бар анда? 
– Кыш Бабай чакырткан идегезме? 
Ничек инде Яңа елны каршы алганда Кыш Бабайның үзен кертмисең?! Бусагада Ринат басып тора иде... 
Дус кызымның Яңа ел маҗарасы менә шундый. Мин бу хатны, үз бәхетләрен көтеп тә әлегә тапмаган һәм күңел төшенкелегенә бирелүчеләргә өмет бирү өчен язарга булдым. Һичшиксез һәркем насыйбын очратачак, бары тик ышанырга гына кирәк! 

Сәлам белән, Динара.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: