13–15 ноябрь көннәрендә Тольятти шәһәрендә «Дуслык кубогы» Бөтенроссия ярышлары узды. Анда Россиянең 32 төбәгеннән 1200гә якын спортчы катнашты.
Фото: ЯҮМР матбугат хезмәте
Яшел Үзәннең 4нче спорт мәктәбе укучысы Сабина Ганеева үз төркемендә иң яхшысы булды һәм алтын медаль яулады. Яшь спортчы җиңү белән туган шәһәренә кайтты.
Сабинаның тренеры – Зөфәр Гафиятуллин.
Сабинаны һәм аның остазын зур җиңүләре белән котлыйбыз! Алда да яңа үрләр, матур нәтиҗәләр һәм зур уңышлар насыйп булсын!
ЯҮМР матбугат хезмәте
Нет комментариев