Яшел Үзән

Гыйнвардан нинди законнар гамәлгә кертелә

​​​​​​​НДС һәм пенсия яше арта, үз эшләре белән мәшгульләргә салым билгеләнә.

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан НДСның төп ставкасы 18дән 20 процентка кадәр арта. Ташламалы ставкалар бары  балалар товарларына, дәреслекләргә һәм медицина әйберләренә генә саклана.

***

1 гыйнвардан башлап пенсияләр елның беренче аенда түгел, ә икенчесеннән үк, ягъни февральдән индексацияләнә. 2024 елдан башлап пенсияләр елга ике тапкыр индексацияләнәчәк.

***

2019 елның 1 гыйнварыннан Россиядә хезмәткә түләүнең минималь күләме (МРОТ) 117 сумга арта – 11280 сумга кадәр.

***

РФнең дүрт төбәгендә мәшгульләр өчен салым буенча пилот проекты старт ала. Махсус режим Татарстанга, Мәскәүгә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләренә кагылып, 2028 елга кадәр дәвам итәчәк. Эксперимент кысасында бу регионнарда яшәүче мәшгульләр ФНС приложенияләрендә теркәлеп, шулар аша салым түләргә тиеш булачак. Хезмәт күрсәтүчеләргә һәм товар сатучы физик затларга салым ставкасы – 4 процент, хезмәтне юридик затларга яисә ИПларга күрсәтүчеләргә  6 процент  тәшкил итәчәк.

Юридик затлар күчә торган милек салымыннан азат ителә. Болардан тыш, камераль тикшерү уздыру сроклары ике айга кадәр кыскара.

***

1 гыйнвардан документларын электрон формада  җибәргән юридик затлардан һәм ИПлардан дәүләт теркәлүе өчен пошлина алынмый башлый,  бу шулай ук гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә югалган документлар урынына яңасын алучыларга да кагыла.

***

Банк вкладларын страховкалау системасы кече һәм микропредприятиеләргә дә кагылачак. Страховой каплау суммасы – 1,4 млн сумга кадәр. Вкладчы страховой түләүләрне  мәгълүматлары  кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары  бердәм реестрында кертелгән очракта ала алачак.

***

2019 елның 1 гыйнварыннан эш бирүчеләр хезмәткәрләренең һәм аларның гаилә әгъзаларының Россиядәге ялы өчен 50 мең сумга кадәр түли алачак. Моңа алмашка эш бирүчеләргә салым ташламасы бирелеп, ял өчен бирелгән сумма  оешма чыгымнарында исәпкә алыначак.

***

Перевозчиклар хәзер ерак араларга бара торган поездларда  йөргән өчен   “кайтарылмый торган билетларны” сата алачак. Мондый билетны пассажир кинәт авырып китсә, үзе белән барырга тиешле гаилә әгъзалары авырса яисә гаилә әгъзасы кинәт үлеп китсә, кире кайтара ала.

Россиядә дөнья чемпионаты барганда юкка чыгарылган сыра рекламасы тыела.

***

Товар һәм хезмәтләр турында ялган мәгълүмат биргән өчен интернет-агрегаторларга җаваплылык катгыйлана. Болардан тыш, кулланучы агрегатордан товар яисә хезмәт өчен алдан түләгән акчасын  кире кайтаруны таләп итә алачак.

***

Туристлык индустриясе объектларына мәҗбүри классификацияләү кертелә.

***

Чит ил интернет-кибетләреннән пошлинасыз әйбер сатып алуларга үзгәрешләр кертелә. Ул 1000нән 500 еврога киметелә, ә 2020 елдан – 200 еврога кадәр. Бу Россия сатып алучысына гомуми бәясе 500 евродан артып киткән  чит илдән кайтарылган посылка яисә покупка өчен таможня җыемы түләргә туры килә дигәнне аңлата. Покупка бәясе ай дәвамында суммалаштырыла, пошлинасыз товарның  авырлыгы 31 килограммнан артырга тиеш түгел. Кагыйдәләр  яңа таможня кодексында теркәлгән.

***

2019 елның башыннан ИПларны һәм МСБ предприятиеләрен планлы тикшерүгә ике еллык тыю кертелә.  Әмма ул  өч ел дәвамында административ җәзаларга тартылган эшмәкәрләргә һәм юридик затларга кагылмый.

***

9 гыйнвардан Үзәк банк билгеләгән ОСАГОның яңа тарифлары кертелә. Документка ярашлы рәвештә ОСАГОның тариф коридоры 20 процент өскә һәм база бәясеннән аска киңәйтелгән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: