Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 1 октябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан татарстанлыларга котлау юллады.
Фото: prav.tatarstan.ru
«Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм. Бу бәйрәм — хезмәте, акыллылыгы һәм туган җиргә мәхәббәте белән бүгенге көндә республикабыз горурлана торган барлык нәрсәне тудырган һәм арттырган кешеләргә тирән хөрмәт һәм ихлас рәхмәт билгесе. Сез төрле сынауларга түзеп, балалар һәм оныклар тәрбияләп үстердегез, безгә үз традицияләрегезгә тугрылык тапшырдыгыз. Сезнең мирас — Татарстанның бүгенгесе һәм киләчәгенә бәяләп бетергесез өлеш», — диелә котлауда.
Песошин билгеләп үткәнчә, күп ветераннар, олы яшьләренә карамастан, актив иҗтимагый эш алып баралар һәм яшь буынны тәрбияләү белән шөгыльләнәләр. Ул аларга ил һәм республика өчен эшләгәннәре өчен ихлас рәхмәтен белдерде.
«Без сезнең тәҗрибәгезне һәм белемнәрегезне югары бәялибез, алар республиканың социаль-икътисадый үсешенең мөһим бурычларын хәл итүдә безнең өчен таяныч булып тора. Кадерле ветераннар! Сезгә сәламәтлек, рух ныклыгы һәм иминлек телим. Якыннарыгыз һәм туганнарыгыз сезне уратып алсын, ә тормыш шатлык һәм күңел җылылыгы бүләк итсен», — дип төгәлләде Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Татар-информ
Нет комментариев