Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Йорт хайваннары хуҗаларының бурычлары

Бу хакта закон нәрсә сөйли?

Йорт хайваннары хуҗаларының тормышын якты төсләр белән баета, уңай эмоцияләр бүләк итә, стрессны җиңәргә булыша. Йорт хайваннарын балалар аеруча нык ярата.Әмма аларны тоту шатлык кына түгел, ә зур җаваплылык та. Бу юлы без эт хуҗалары бурычлары турында сөйләргә тырышырбыз. Кызганычка, соңгы вакытларда этләр мәсьәләсендә аңлашылмаучылыклар бик күп чыга. Хуҗасызлары да, хуҗалылары да кешеләргә бик күп зыян китерә башлады, тынычлыктан яздырды.

Тәртип сакларга
Әгәр этне шәһәр фатирында асрыйсыз икән, сез җәмәгать тәртибен сакларга тиеш. Моннан тыш, гомуми мөлкәтне бозуларга юл куярга ярамый.
Чынбарлыкта исә, шә һәр дәге фатирда эт асрау күршеләрегезнең күбесенә ошамаска мөмкин. Ә инде үзегезгә килгәндә, өегездән фәрештәләрегезне куасыгыз килсә, асрый аласыз. Эт ишегалдында асрала торган хайван булуын да онытмас ка иде. Шәһәр фатирында көне-төне эт өрүдән интегүче күршеләр тынычлыгы өчен, һичшиксез, хуҗалар җаваплы.

Тиешле тәрбия бирергә
Сезнең үзегез асраган хайванны тиешенчә тәрбия ләү бурычы закон белән ныгытылган. Әйтик, даими ашатырга, сәламәтлекләрен күзәтеп торырга, куркынычсыз яшәү шартлары белән тәэмин итәргә.
Сәламәтлек турында сөйләгәндә, сез хайваныгызга котыру авыруыннан прививка ясатырга тиеш буласыз. Әлеге кагыйдәне үтәмәгәндә 1500 сумга кадәр административ штраф салынырга мөмкин.

Рәхимсез мөгамәләне тыярга
Йорт хайванының тормышына яки сәламәтлегенә куркыныч тудыручы гамәл өчен җинаять җаваплылыгы каралган.
Әмма, кызганычка, эш һәрвакытта да җинаять җаваплылыгына тартуга барып җитмәскә дә мөмкин. Әйтик, этен ачлыктан интектерүчеләр була. Әгәр дә хайванның тәнендә җәрәхәтләр булмаса, аның хуҗасын җавапка тарту авыррак булачак.

Урамга чыгарып җибәрмәскә
Чыгарга була әлбәттә, әмма үзең белән бергә һәм бәйләп чыгарга һәм ычкындырмаска кирәк. Шулай итеп, сез тирә-юньдәгеләрнең иминлеген тәэмин итәчәксез. Менә шулай, берничә ай элек эт хуҗасыннан качып китә һәм юл-транспорт һәлакәте чыгуга китерә, шул исәптән балигъ булмаган бала зыян күрә.
Килешәсездер, моңа юл куярга ярамый.
Моннан тыш, хөкүмәт тарафыннан намордникта йөрергә тиешле этләр исемлеге билгеләнгән. Шулай ук, эт артыннан сез җыештырырга тиешле.

Китергән зыянны капларга

Әгәр сезнең эт мөлкәтне бозган яки кемнеңдер сәламәтлегенә зарар китергән икән, зыянны сез кап ларга бурычлы. Әлбәттә, сез моны суд тәртибендә эшләргә хокуклы, тик, бу проблеманы судка кадәр җайга салу яхшырак булыр.
Эт асрарга уйлагансыз икән, аның өчен җавап бирергә әзер торыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев