Ылыс ботаклары белән
Кыярны кышка ылыс ботаклары белән әзерләгәнегез бар идеме? Менә быел ясап карагыз әле. Бик тәмле, кетердәп торучан һәм ылыслы урман исе килеп тора дип мактыйлар.
Авыз иткәннән соң үзегезнең фикерегезне дә безгә җиткерерсез.
Кирәк була:
- Кыяр
- Яшь нарат ботагы (бер еллык, очыннан 7-10 см)
- Алма согы (1 литр сокка 30 гр шикәр һәм 40 гр тоз исәбеннән)
Әзерләү:
- Стерильләштергән бан каны кыяр һәм нарат ботак лары белән тутырырга.
- Тоз белән шикәр комы салынган алма согын кайнатып чыгарыгыз һәм банкадагы кыярлар өстенә кое гыз. 10 минут торсын.
- Аннары кабат кәс трүлгә бушатып, кайнатыгыз һәм кабат банкага салыгыз. Тагын шулай ике тапкыр эшләгез.
- Өченче тапкырдан соң банкаларны капкачлап, әйләндереп куегыз. Суынганчы шулай торсын. Салкынча урында саклагыз.
Алма согы азканлылык һәм бөерләр авыртканда файдалы. Ылыс микробларга, ялкынсынуга каршы тору һәм сидек кудыру сыйфатларына ия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев