Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Әй, хуш исле, тәмле җәй

Бигрәк җиләккә бай, тат лы җәй быел.

Иренмәгән бөтен кеше рәхәтләнеп витамин җыйды һәм әле алда да җыясылар бар. Белеп ашыйк әле шул табигать нигъмәтләрен, нинди файда китерә икән алар безнең организмга.

Кура җиләге. Яңа өзеп алганы алкоголь кулланучылар өчен дә файдалы, хәтта, айныта икән. Әппититне һәм тән тиресе нең төсен, торышын яхшырта. Согы эч катудан коткара, шикәр диабетлы кешеләрнең хәлен җиңеләйтә, баш авыртуын баса. Кипкән кура җиләге кан басымын нормальләштерә, атеросклерозга юл куймый, тән температурасын төшерә һәм салкын тиюдән дәваларга ярдәм итә. Яфрагы, шулай ук, тән температурасын төшерә һәм тир куу сыйфатына ия, авыз эчендәге ялкынсыну процессларын дәвалый, какрык куптарырга булыша, иммунитетны ныгыта, шлак һәм токсиннарны чыгара. Кайнатмасының да файдасы бар: тән температурасын төшерә, тынычландыра, табигый антидепрессант булып тора, кан йөрешен яхшырта, хәтта чәч төсен яхшыртуга да йогынтысы бар икән.
!!! Кура җиләген бөерләр ялкынсынуы (нефрит) һәм подагра (буыннарга зыян китергән матдәләр алмашы бозылу) белән авыручыларга ашарга киңәш ителми!

Кара карлыган. Матдәләр алмашын яхшырта, ялкынсынуга каршы тору сыйфатына ия, иммунитетны күтәрә, түбән кислоталы гастрит булганда файдалы, йөрәк-кан тамырлары системасы эшен яхшырта, яфрагында С витамины җиләгенә караганда күбрәк, кандагы шикәр микъдарын киметә, авитаминоз һәм азканлылыктан чара булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев