Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Тынычлык скверында еланнар

Абау, җәмәгать, авылларда еланнар бик күбәйде дип язасыз, шәһәр урамында да аяк астына карап атларга кирәк хәзер.

Без иптәш хатын белән, «скандинавиячә йөрү» таякларын тотып, йөрергә чыгабыз, еш кына Тынычлык скверына (элекке «Россия» кинотеат ры каршында). Әле бит урман да түгел, судан да читтәрәк – күл буенда булса бер хәл, малайкай гынам, кызыл тамгалы кара төстәге, бер метр чамасы елан нәкъ каршыбыздан шуышмасынмы! Асфальт тротуар өстеннән бит, үләннәр арасыннан да түгел! Аналар кечкенә балалары белән шунда ял итәргә ярата, зинһар, күз-колак булсыннар иде. Телефоннарыгызга кереп китмәгез, балам тыныч, уйный, диеп, Аллаһ сакласын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев