Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Тайларча кабак ашы

Бу карри тәмләткече нигезендә кабак ашы рецепты. Аш үзендә баллы, тозлы, әче тәмнәрне берләштерә.

Шул ук вакытта, кокос сөте ярдәмендә йомшак ак текстурага ия. Сез бу ашны әзерләгәннән соң, порцияле пакетларга салып, суыткычта саклый аласыз һәм теләсә кайсы вакытта алып, җылытып ашый аласыз.

4 порциягә ингредиентлар:

  • башлы суган - 100 гр
  • карри пастасы - 2 аш кашыгы
  • уылган имбир - 1 аш кашыгы
  • сарымсак - 2 тырнак
  • чистартылган кабак - 300 гр
  • кокос сөте - 100 гр (булмаса - гади сөт)
  • яшелчә шулпасы - 600 гр
  • лайм (булмаса - лимон) согы - 1 аш кашыгы
  • кинза һәм йогырт (теләк буенча)


Әзерләү

1 нче адым.
Суган, имбир, кабак һәм сарымсакны вак итеп турарга. Боларның барысын да кәстрүлдә, алсуланганчы, уртача утка кыздырырга куярга (3 минутлап).

2 нче адым.
1-2 чеметем тоз һәм кара борыч өстәгез, шулпа салып, кайнатып чыгарыгыз. Карри пастасын өстәгез, уртача утта тагын 5 минут пешерегез. Кокос сөтен, лайм согын өстәгез һәм шулпаны блендер ярдәмендә изегез. Бертөрле масса барлыкка килсен, тәме буенча тоз һәм борыч өстәгез.

Ашны тәлинкәләргә бүлегез, яңа яшел тәмләткечләр һәм йогурт белән бизәгез. Калган ашны 3 айга кадәр катырып тота аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев