Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Тавыктан пикантлы койка

Мондыйны көн саен әзерләп ашамыйбыз, әлбәттә, ә менә яңа елны каршылаганда табынга шундый гадәти булмаган ризык куйсак бик тә урынлы да, вакытлы да. Тагын кайчан авыз итәсең әле андыйны!

Кирәк була:

  • тавыкның түш ите (филе) - 1 данә
  • грейпфрут – 2 данә
  • лимон – 1 данә
  • сарымсак – 3 тырнак
  • тәмләткечләр – тәменчә
  • тоз - тәменчә
  • желатин – 50г
  • алма согы – 600 мл
  • кыздыру өчен үсемлек мае

маринад:

  • зәйтүн мае – 2 аш кашыгы
  • бизәү өчен яшел үләннәр

Тавык филесын юып, корытырга һәм телемләп турарга.
Маринадны зәйтүн мае, лимон кабыгы, пресс аша чыгартылган сарымсак, лимон согын бергә болгатып ясарга. Тәмләткеч үләннәрдән шәмәхә базилик кулланыгыз.
Филе телемнәрен шул маринадта бутап, ике сәгатькә салкынга куярга кирәк. Грейпфрутны чистартып, өлешләренә аерырга.
Маринадланган тавык итен артык сыеклыктан арындырып, бишәр минут ике яклап та кыздырып алабыз һәм суытабыз.
150 мл алма согында желатинны бүрттерәбез.
Калган сокны табага (сотейникка) агызып, ике дафнә яфрагы, алты борчак кара борыч, тоз өстибез. Сокны кайнатып чыгарып, 15 минутка капкач белән томалап төнәтәбез. Бүрткән желатинны табадагы сок янына салып, эреп беткәнче болгатабыз.
Койка ясыйсы савытка 10 аш кашыгы әзер сокны салабыз да, 10 минутка суыткычка куябыз. Аннары, чиратлаштырып филе белән грейпфрутны тезәбез.
Табадан тәмләткечләрне алып ташлап, калган сокны койка өстенә коярга һәм суыткычка алып куярга. Ике сәгатьтән койка әзер. Яшел суган белән бизәп җибәрегез. Бик тә үзенчәлекле тәм, авыз итеп карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X