Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Суган алырга вакытмы?

Моны белү өчен суганны әкрен генә җирдән тартып карагыз.

Әгәр дә ул бик җиңел алына икән, димәк, вакыт. Өлгермәгән суган җирдән алай җиңел чыкмый.

Суганны кояшлы һава торышы булганда алырга һәм ул көнне ачык һавада җилләтергә кирәк.
Коры һәм һава йөри торган урында берничә көн тоткач, 5-7 см калдырып, кыякларын кисәргә. Шуннан соң, суган алтынсу төскә кергәнче киптерергә. Ә инде кышка саклауга әзерләгәндә, тышкы кабыкларыннан, уып, арындырырга. Алар белән бактерияләр һәм авырулар да алып ташлана һәм суган яхшырак сак ланачак. Болай иткәннән соң да, әрҗәләргә яки башка нәрсәгә тутырмыйча, берәр атна шулай тараткан килеш тотсагыз, тагын да әйбәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев