Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Сәламәтләндерә һәм яшәртә

Баланны мактап язганыбыз булды инде һәм тагын бер кат аның биш файдалы сыйфатын исегезгә төшереп үтсәк, артык булмас дип уйладык. Бәлки җыйган баланнарын ни эшләтеп бетерергә белмәүчеләр бардыр.

Балан – гомерне озынайтучы җиләк. Ул бихисап күләмдә төрле витаминнарга, микроэлементларга, экстрактларга һәм башка файдалы матдәләргә бай. Әмма, иң әһәмиятлесе, балан организмда картаю процессын акрынайтучы шәп антиоксидант. Шуңа аны озын гомер ризыгы дияргә була. Бигрәк тә яңа сыгылган согы файдалы. Чәе белән төнәтмәсе дә аннан калышмый.

Кызыл баланның биш шифалы сыйфаты:
1.Салкын тиюдән саклый. С витамины бик күп булуы белән ул салкын тиюгә каршы көрәштә иң шәп ярдәмче. Балан бигрәк тә йөткерүдән файдалы. Кыш булса да, чәчәге турында да әйтеп узыйк, мыегыгызга чорнап куегыз: балан чәчәге төнәтмәсе бик каты карлык кан тавышны да кайтарырга сәләтле.
2.Ашказаны-эчәклек тракты эшен яхшырта. Балан җиләкләре пектинга бай. Ул эчәклекнең кыскаруын, көчәнешен яхшырта, ашкайнату тракты эшен нормальләштерә, организмдагы токсиннарны чыгарырга булыша. Моннан тыш, пектин, эчәклектә яшәүче һәм иммун системасының сәламәтлеге өчен җавап бирүче файдалы бактерияләргә азык булып тора.
3.Югары кан басымыннан коткара. Шуңа күрә гипертониклар өчен бигрәк тә файдалы. Даими рәвештә кечкенә генә берәр уч балан җиләге ашап, хәлегезне яхшыртырга мөмкин.
4.Нерв системасы халәтен яхшыр та. Балан эмоциональ һәм психологик халәткә уңай тәэсир итә. Аның витаминлы-минеральле составы кәефне яхшырта, стресстан арындыра һәм, хәтта, депрессиядән дә ярдәм итә.
5.Организмнан артык сыеклыкны чыгара. Балан җиләкләре шешенүгә каршы көрәшергә ярдәм итә, чөнки бәвел кудыргыч сыйфатка ия. Аны даими куллану организмга сыек лыкның тоткарлануыннан котылырга булыша, лимфаны тарката һәм йөрәк-кан тамырлары системасына йөкләнешне киметә.
Шулай итеп, баланны куллану организмны кирәкле витамин һәм минералларга гына баетып калмый, бактерия һәм вирусларга каршы калкан да була, иммунитет һәм эшкә сәләтлелекне арттыра, йокы һәм нерв системасы эшчәнлеген җайга сала.
Игътибар! Кан басымы түбән кешеләргә, ашказаны согында кислота югары булганнарга һәм подаградан җәфа чигүчеләргә балан белән сак булырга кирәк. Аның согындагы кислотаның буыннар сәламәтлегенә тискәре йогынтысы мөмкинлеге дә юк түгел. Шуңа күрә, табиб белән киңәшләшмичә баланны даими кулланмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев