Сәламәтлек – иң зур байлык, дуслар
Бакчаларыбызда яшелчә һәм җиләк-җимешләребез гөрләп үсә, шөкер. Үсә торсыннар, ә без бүген сәламәтлеккә игътибар итик әле.
Бик күпләребез лимонлы чәй эчәргә ярата һәм дөрес эшли. Әгәр дә иртән торгач, һәр көнне беренче эш итеп 2-3 кисәк лимон салынган, шикәр комы кушылмаган кайнар (әмма авыз пешмәслек) су эчсәгез, организмыгызга бик тә ярдәм итәчәксез, гомерегезне озайтачаксыз.
Лимонлы кайнар су рак күзәнәкләрен үтерергә сәләтле.
Судагы әчелек – рак күзәнәкләренә каршы иң яхшы матдә.
Лимонлы салкын суда С витамины гына бар, ракка каршы профилактик сыйфаты юк.
Лимонлы кайнар су яман шешнең үсешен контрольдә тотарга мөмкин.
Кайнар лимон суы сәламәт күзәнәкләргә зыян китерми.
Әлеге судагы лимон кислотасы һәм полифенол югары кан басымын төшерергә булыша, тирән кан тамырлары тромбозын кисәтә, кан йөрешен яхшырта, тромблар барлыкка килү куркынычын киметә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев