Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Шифалы банан квасы

Банан кабыгыннан ясалган кваста булган триптофан аминокислотасы, рак күзәнәкләре кубаруын булдырмый калуның нәтиҗәле чарасы.

Шифалы банан квасы онкологик авырулардан профилактик чара буларак кулланыла, матдәләр алмашын нормальләштерә, авырлыкны киметә, бөтен организмны савыктыра.

Ә дөрес туклану белән бергә, әлеге квас иммунитетны да ныгыта.

Триптофан - организмда алыштыргысыз аминокислоталарның берсе. Аның җитешсезлеге төшенкелек, депрессия, йокысызлык, баш авыртуы, игътибар тайпылышы, киеренкелек тудыра. Бу аминокислота организмны зарарлы йогынтылардан саклый.

Шифалы банан квасын әзерләү рецепты:
Сәламәт, сары төстәге һәм яхшылап юылган банан кабыгы алыгыз һәм 2-3 стакан күләмендә ваклап турагыз.
Кайнатылган һәм инде суынган 3 литрлы банкадагы суга әзерләнгән банан кабыгын һәм 1 стакан шикәр комы, 1 аш кашыгы каймак салып, болгатабыз.
Марля белән томалап, бүлмә температурасында 2 атна тотабыз. Квасны көненә 1-2 тапкыр буташтыргалап торырга кирәк, юкса, өсте күгәрергә мөмкин. Квасны көненә 4 тапкыр, ашар алдыннан ярты сәгать кала 0,5 стакан эчәргә кирәк.

КИҢӘШ: әзер квастан 1 литр агызып алыгыз да, әлегә шуны эчә торыгыз, ә өч литрлы банкага 1 литр чиста су һәм 1/3 стакан шикәр комы өстәп куегыз. Алган квасны эчкән арада, яңасы көч ала тора. квас көчсезләнә башлаганчы шулай эшләргә мөмкин. Аны сез бик җиңел тоячаксыз. Һәм инде яңасын ясарга кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

63

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев