Кыярга элмәкле җеп
#кирәклекиңәшләр

Кыярга элмәкле җеп

Кыярны җепкә үрмәләтеп үстерүчеләр моның бик үк җиңел түгеллеген белә.


Җепләрне элмәк ясап элсәгез, үсемлеккә мыекларын чорнау бермә-бер җиңеләер. Мондый элмәкле бәйләвечләр берьюлы бик күп кыяр үстерүче бәйләмле (пучковый) гибридлар өчен кулай. Кыярлары үскәндә дә авырлыктан сабаклар аска шуып төшми, аңа ышанычлы ябыша.
Элмәкнең озынлыгын 3-5 см ясарга мөмкин, араларын 10-15 см калдырыгыз. Җепне өстән беркетергә, таякка бәйләп кыяр үсентесе янына кадап куярга кирәк.


Фото интернеттан алынды.


Нет комментариев