Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Кышка помидорны ничек дөрес чәчәргә

1.Октябрь ахыры-ноябрь башында, беренче салкыннар суккач, бакчагызда 15-20 см тирәнлектә чокырлар казыгыз.

2.Һәрберсенә берәр помидор салыгыз. Әйе-әйе, берәрне.
3.Өстен туфрак белән күмеп, тыгызлабрак куегыз. Нәтиҗәдә, томаттан алып җир өслегенә кадәр 10 см булырга тиеш.
4.Өстенә тагын 10-15 см итеп коры яфраклар түшәгез, күбрәк булса да ярый.
5.Яфракларны, җилдә очып бетмәсеннәр өчен, сетка яки тишекле әрҗә белән бастырып куегыз.

Яугач ук, осләренә кар өеп куегыз.

Язын, җир җылынгач, яфракларны алырга кирәк. Һәм тиздән һәр чокырдан помидор үсентеләре «урманы» тишелеп чыгар. Аларны «нетканка» белән капларга онытмагыз, кырау алмасын. Кирәк кадәр үскәннән соң, казып алып, тәрәзә төпләрегездәге үсентеләрне кебек үк, аерып утыртырга кирәк. Болай иткәндә, өегездә үстереп ятмасагыз да була.

Мондый ысул белән үстерелгән томатлар салкыннарга чыдамрак була, чөнки табигый чыныгу уза. Алар авыруларга да яхшырак каршы тора, уңышны да, гадәттә, күбрәк бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев