Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Кер юу машинасы ватылса нишләргә?

Сатып алынган товарларның сыйфаты һәрвакытта да алардан файдалануда һәм исәп тоткан нәтиҗәне бирми.

Фән һәм техниканы үстерү җитди адымнар белән бара, шуңа күрә кибет киштәләрендә гаджетлар һәм техника артып тора. Аларның сыйфатын мөстәкыйль рәвештә бәяләү катлаулы. Шуңа күрә, мондый төрлелектә иң лаек лысын табу бик кыен.
Яңа гаджет, көнкүреш техникасы, автомобиль сатып алгач, без, кагыйдә буларак, башта шатланабыз, аның яңа функцияләрен өйрәнәбез. Әгәр дә, бу товарда нинди дә булса кимчелек табылса, аны алыштыру яки кире кайтару еш кына проблемага әйләнә.
Техник яктан катлаулы товарлар исемлеге

Аларның тулы исемлеге Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 10 ноябрендәге 924нче карарында күрсәтелгән. Мондый товарларга түбәндәгеләр керә:

  • автомобильләр,
  • мотоцикллар,
  • тракторлар,
  • кар чаналары,
  • телевизорлар,
  • суыткычлар,
  • ноутбуклар,
  • фотоаппаратлар,
  • кер юу машиналары,
  • киптергечләр.

Әлеге товарларда җитешсезлек ачык ланганда, кулланучы аны шундыйга алмаштыруны яки 15 көн эчендә акчасын кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Законда техник яктан катлаулы товарны 15 көнлек сроктан соң кире кайтарырга мөмкин булган очраклар да каралган, мәсәлән:
товарда зур җитешсезлек ачыкланганда;
товарның җитешсезлекләрен бетерү законда билгеләнгән срокта үтәлмәгәндә;
төрле җитешсезлекләрен берничә тапкыр бетерү нәти җәсендә, гарантия срогы дәвамында товардан файдалану мөмкинлеге булмаганда.

Җитешсезлек критерийлары
1. Төзәтү мөмкин булмаган җитешсезлек.
2. Зур чыгымнар таләп иткән кимчелек. Ремонтлау бәясе товарның үз бәясе кадәр булганда.
3. Төзексезлекне бетерүгә күп вакыт сарыф ителгәндә. Гомуми кагыйдә буенча ремонт вакыты 45 көнлек срок белән чикләнгән. Аңа сыешмау товарның җитешсезлеге турында сөйли.
4. Җитешсезлек берничә тапкыр ачык ланганда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев