Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Иван-чәй файдасы

Кырда үсә торган иң танылган  чәй үләне – иван-чәй яки кипрей.

Ул үзендә C витамины һәм В төркемендәге берничә витамины, калий, кальций һәм микроэлементларны туплаган. Иван-чәй организмда ялкынсыну процессларын, шул исәптән ашказаны-эчәк тракты авыруларын, хатын-кыз һәм ир-ат авыруларын дәвалау өчен кулланыла. Ул ялкынсынудан һәм дисбактериоздан арынырга, тынычланырга, нерв системасын тәртипкә китерергә, шулай ук көч тупларга ярдәм итә. Гадәттә, ул кичке эчемлек буларак киңәш ителә, чөнки анда кофеин юк. Шуңа күрә иван-чәй  тынычлап, йокыга талырга этәрә. 
Иван-чәйне чәчәге яртылаш ачылган чорда җыялар. Бу вакыт июль аена туры килә. Август аенда инде җыю киңәш ителми, чөнки үсемлектә июль сусыллыгы югала, ул авыррак ферментлана һәм эчемлекнең тәм байлыгы кими.

Гомуми схемасы болай: 
1.    Яфракларны җәрәхәтләмәскә, бигрәк тә өске өлешен генә өзәргә. Тузаннан юарга киңәш ителә.
2.    Яфракларны өстәлдә киптерергә, аннары уч төбендә суын чыгарып борырга.
3.    Ферментация процессы башлансын өчен аны 36 сәгатькә пыяла савыт-сабага салып куярга. Яхшы ферментланган чәйдән груша компоты яисә кәнфит исе килә. Артыкка китсә, чәй чери башлый. 
4.    Ферментация тәмамланганнан соң, чәйне еш әйләндерә-әйләндерә духовкада киптерәләр, аннары саклауга куялар.
Эчемлекнең тәме озакка җитсен өчен аны караңгы һәм коры җирдә пыяла савыттта сакларга киңәш ителә. Кәгазь пакетларда һәм катыргы төргәкләрдә ул дым һәм чит исләрне сеңдерә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев