Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Җимеш куакларын сәламәтләндерү

Әлеге процедураны иртә язда башкарырга кирәк!

Аның ярдәмендә авыруларның күбесен кисәтерсез һәм туфракта кышлаучы корткычлардан алдан ук котылырсыз.

Шулай итеп, апрель ба шында, әле кар ятканда, 10 литр су кайнатыгыз. Шушы күләмдәге суга 1 аш кашыгы бакыр купоросы салып эретегез.
Шул кайнар суны лейкага салып, крыжовник, карлыган һ.б. куакларны коендырыгыз. Бер тапкыр эшкәртү җитә!

Бакыр купоросы үсемлекне гөмбә һәм бактерия ле авырулардан дезинфекцияли. Кайнар су, кышлаучы корткычларны, алар уянып үзләренең начар эшләрен башлаганчы ук, юк итә.

Мондый эшкәртүдән соң куаклары яхшы үсә, яңа ботак лар һәм яфраклар чыгара, ә җимешләре эрерәк була. Үсемлекне бернәрсә дә борчымаганда, ул сезне яхшы уңыш белән сөендерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев