Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

“ИҢ ГАДИ” КЫЯР ТОЗЛАУ ЫСУЛЫ.

ТАНЫЛГАН АШ-СУ БЛОГЕРЫ МӘРЬЯМ МИҢНЕГУЛОВАДАН КЫЯР ТОЗЛАУ РЕЦЕПТЫ.

3 литрлы банкага:

- 2 аш кашыгы тоз

- 1 аш кашыгы шикәр комы

- 2 аш кашыгы уксус

- укроп, сарымсак, канәфер (гвоздика), кара борыч, керән, дәфнә (лавр) һәм карлыган яфрагы барсын бергә стерильләштерелгән банкаларга тутырасы. Аннан суны 2 тапкыр кайнатып саласы һәм банканы каплыйсы.


Иң беренче булып банкаларны парландырабыз, кыярларны юабыз һәм аларны бераз салкын суда тотабыз. Банкаларга укроп, карлыган яфрагы, чия яфрагы, сарымсак һәм кыяр тутырабыз. Өстенә кайнаган су салабыз һәм аны 15 минут тотабыз. Аннан бу суны түгәбез.

Рассолын аерым ясыйбыз. Ике литр суга ярты стакан шикәр комы, ярты стакан 9 процентлы уксус, ике аш калагы ярым тоз салып кайнатып чыгарабыз да банкага салабыз. Тәмләткечләрне үзегезгә карап салыгыз, кибет тәмләткече дә ярый.

АЗ ТОЗЛЫ КЫЯР (МАЛОСОЛЬНЫЕ) ТОЗЛАУ РЕЦЕПТЫ.

3 литрлы банкага:

- 1,5 литр су

- 2 аш кашыгы тоз

- 3 аш кашыгы шикәр комы

Кыярларны юып, 3 сәгать суын алыштыра-алыштыра суда тотабыз. Юып банкаларга салабыз. Банка төбенә бер укроп, керән яфрагы, 5 кара карлыган яфрагы, 4 баш сарымсак, 10 исле кара борыч, 4 канәфер, корица салабыз. Банкага кыярларны вертикаль рәвештә урнаштырабыз, кайнар рассолны салып 3 минут тотабыз.

Рассолны агызып шул суны кайнатып кире салабыз, соңгысын салганда 1 аш кашыгы уксус салабыз. Тимер капкач белән ябабыз.

КЕТЕРДӘП ТОРА ТОРГАН (ХРУСТЯЩИЕ) КЫЯР ТОЗЛАУ РЕЦЕПТЫ.

3 литрлы банкага:

- 1 кишер

- 2 башлы суган

- 1 баш сарымсак

- берәр керән, кара карлыган, чия, дәфнә яфрагы, бер укроп, исле кара борыч, аш серкәсе алына.

Стерильләштерелгән өч литрлы банка төбенә дүрткә бүленгән кишер һәм алда санап үтелгән тәмләткечләр салабыз. Алар өстенә кыяр тезәбез, кайнап чыккан су салып 15 минут тотабыз. Суын кәстрүлгә агызып, шул суга 5 бал кашыгы тоз, 10 бал кашыгы шикәр комы, 100 грамм аш серкәсе салабыз. Тәмләткечләр салынган суны кабат кайнатып чыгарып кыярлы банкаларга салып тимер капкач белән ябып куябыз.

КИШЕР САБАГЫ БЕЛӘН ТОЗЛАГАН КЫЯР

Маринад өчен:

- 7 аш кашыгы шикәр комы

- 2 аш кашыгы тоз

- 1 аш кашыгы уксус

Стерильләштерелгән 3 литрлы банканың төбен күмгәнче кишер сабагы салабыз. Аннан баш-башлары киселгән кыярлар тутырабыз. Өстенә кайнап чыккан суны агызабыз да 30 минут тотабыз. Яңадан шул суны кәстрүлгә маринад ясар өчен бушатабыз. Ә банкага кайнап чыккан чиста су салып 10 минут тотабыз да, аннары түгәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев