Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Гортензия үстерүнең мөһим кагыйдәләре

Бу чәчәкне үстерү өчен туфрак әче һәм таралучан булырга тиеш, мондый туфракны мөстәкыйль рәвештә ясарга була.

Бергә-бер черемә, ком һәм торфлы җирне бутарга гына кирәк. Җирне мөстәкыйль ясау мөмкинлеге булмаса, мондый катнашманы һәр кибеттә диярлек табарга була.

  • Чүлмәккә утыртылган үсемлекне якты урынга куярга кирәк, әмма төш вакытында кояш артык кыздырганда күләгәлерәк урынга алып куйсагыз яхшырак.
  • Яктылыктан тыш, үсемлек дым да ярата, шуңа күрә көн саен сиптерергә кирәк булачак, мондый сиптерүне төгәл башкарырга һәм суның чәчәкләргә эләкмәве мөһим.
  • Бүлмә гортензиясе йомшак суны ярата, шуңа күрә чистартылмаган су сипмәгез. Югыйсә, үсемлек үләргә яки сез көткәнчә чәчәк атмаска мөмкин.
  • Үсемлекне ике атнага бер тапкыр тукландырырга һәм даими рәвештә саф һавага чыгарырга кирәк. Тик җилле урынга куймагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев