Дару исемнәрендәге теге яки бу өстәмә сүзләрнең нәрсә аңлатуын белеп тору беребезгә дә зыян итмәстер, шәт. Алар препаратның ничек тәэсир итүен, нинди үзенчәлекләргә ия булуын күрсәтә.
«Экстра» – тәэсир итә торган матдәсе гадәтиенекеннән күбрәк.
«Нео» – яңартылган ысул белән эшләнгән.
«Форте» – нәтиҗәсен арттыру өчен ниндидер матдәләр өстәлгән.
«Мите» – тәэсир итә торган матдәсе аз (тиз генә «барып җитми»).
«Семи» – тәэсир итә торган матдәсе уртача күләмдә алынган.
«Рапид» – авырткан урынга бик тиз «барып җитә».
«Лонг» – даруның тәэсире озакка сузыла.
«Ко», «н», «гт», «нл» – дару сидек кудыру үзенчәлегенә ия Кайбер даруларның атамалары ук нинди икәнлекләрен күрсәтә.
«Вит» – витамин.
«Дерма» – тән тиресенә бәйле ниндидер препарат.
«Лакс» – эчне йомшарту үзенчәлегенә ия.
«Фер» – тимерле дару.
«Кор» яки «кардиа» («кардио») – йөрәк даруы.
Нет комментариев