Файдалы бергәлек
#кирәклекиңәшләр

Файдалы бергәлек

Кайсыбер продуктлар бер-берсенең файдалы сыйфатларын көчәйтергә сәләтле.

Менә шундыйларның кайберләре:
Помидор һәм авокадо – авокадодагы майлар помидордагы ликопиннарның үзләшүенә ярдәм итә.

Ә нут бочагы чөгендердәге магнийны үзләштерергә булыша торган В6 витаминына бай.

Лимондагы С витамины яшел чәйдәге антиоксидантларны үзләштерер гә ярдәм итә (әгәр дә чәй эчәсез икән – лимон салыгыз).

Помидор белән брокколи кәбестәсе бер-берсендәге ракка каршы тору үзлеген көчәйтә.

Яфраклы кәбестәдәге тимерне яхшырак үзләштерергә лимондагы С витамины булыша.


Нет комментариев