Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Чикләвектә икән бит сәламәтлек

Урман чикләвеге күп булды быел, әмма кортлысы, бушлары да хәйран чыга.

Ни сәбәпледер, берничә ел булмады ул, ә менә соңгы өч елда бар. Әмма хәзер аны барыбер элекке кебек җыючы юк.

Башка буын чөнки, әниләре һәм әбиләре җыеп киптергәнне ашап кына үскән буынның мәшәкатьләнәсе килми торгандыр, күрәсең. Халыкны бераз кызыктырып, табигатьтә чикләвек дигән нигъмәтнең әле дә үсүен исләренә төшерү өчен социаль челтәрләребезгә кыска гына видеоязма урнаштырган идек.
Эх, тәмле дә иде соң авыл мичендә киптерелгәне шуның! Андый үзенчәлекле тәм башка бер чикләвектә дә юк. Хәзер инде менә авылларда мичләр дә юк, ә духовкада киптерелгәне бөтенләй башка төрле. Юк тегенди тәм!
Андый ук, без кечкенә чактагы тәме булмаса да, файдасы бүген дә шул ук. Укыдым да, шаккаттым әле. Үзебез дә белмичә нинди галәмәт тә файдалы нәрсә ашап үскәнбез икән бит без! Шуңа сәламәт, тупырдап торган таза һәм көчле булганбыз. Кыш буе шуны кимерә идек бит!
Сезнең арада да белеп бетермәүчеләр бардыр әле урман чикләвегенең никадәр файдалы булуын, шуңа кыскача гына язып үтәбез. Фундук белән бутамагыз, анысында шуның хәтле витамин юк, әлеге «культура»лаштырылганы кыргый туганыннан калыша.
Урман чикләвеге организмда җиңел үзләштерелеп, файдалы матдәләрне күзәнәкләргә тиз һәм тулы күләмдә бирә дә сихәтле эшен башлый:
йөрәк мускулларын ныгыта;
остеопорозны (сөякләр авыруы) кисәтә;
организмның саклану көчен арттыра, салкын тию мөмкинлеген киметә;
организмны тулаем ныгыта, бал белән кушып ашасаң, бигрәк тә;
рак авыруын кисәтә;баш мие эшчәнлеген яхшырта;
кан тамырлары атеросклерозын кисәтә, холестеринны киметә;
тромбофлебит һәм варикоздан шәп чара;
организмның агулануына, черү процессына каршы тора;
бик шәп энергия чыганагы, нерв системасын стресслардан, киеренкелектән саклый;
простат бизенең тиешенчә эшчәнлеген тәэмин итә;
имезүче аналарның сөтен арттыра;
бөерләрдә таш булганда аларны эретүдә катнаша.

Урман чикләвеге А, С, Е, В1, В2, РР витаминнарына, калий белән магнийга, үсемлек майларына, аксымга бай, составында шулай ук фосфор һәм кальций бар. Ул бик яхшы тимер чыганагы да, ә тук лыклыгы буенча барлык чикләвекләрне уздыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев