Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Булгур ярмасы ашагыз: картаюны акрынайта, бавыр эшчәнлеген көйли, организмны шлаклардан чистарта

Соңгы елларда, борай кебек үк, булгур ярмасы да популярлашты.

Әлеге файдалы ярмадан пылау да, аш та, ботка да пешерәләр, салат та ясыйлар.

Файдасына килгәндә, булгурда В төркеме витаминнары күп. Картаю процессын акрынайта, бавыр эшчәнлеген көйли торган Е витамины да бар аңарда. Булгурдагы К витамины кишергә караганда күбрәк.

Минераль матдәләргә килгәндә, булгурда натрий, тимер, калий, фосфор, магний, кальций, бакыр бар. Клетчаткага бай булгач, эчәклекне чистарта, ашкайнату системасын яхшырта. Булгурны сәламәт тукланучылар, диета тотучылар бик ярата, чөнки ул организмны шлаклардан чистарта.

Иртән булгур боткасын җиләк-җимеш белән ашасагыз, организмыгызны бөтен кирәкле макро һәм микроэлементлар белән баетасыз. Булгурны ит белән дә пешерегез. Ул ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеген яхшырта.

 

Чыганак: Авыл хатыны/Сельчанка Вк төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев