Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Бу коймакның камыры унбиш минутта әзер була, коймагы күпереп тора, пешкәч тә шиңми

Күпереп торган коймакны пешерү өчен 2 йомырка, дүрт кашык шикәр комы (кашыкны чумырып алмыйбыз, шикәре кашык өстендә тигез булырга тиеш), тоз, ярты литр майлы кефир, 250 грамм он, бер чәй кашыгы сода кирәк булыр.

 Ике йомырканы алдан өстәл өстенә алып куябыз. Бүлмә температурасында җылынып торса, камырны тагын да күпертә ул.

Йомыркаларны сытып бераз болгатабыз, шикәр комы белән тоз кушып, шикәре эрегәнче болгатабыз (туглыйсы түгел).

? Ярты литр кефирны үтә күренмәле савытка салып, микродулкынлы мичкә куеп алабыз. Бу моментта кефирны күзәтеп торырга кирәк: аның сывороткасы (эремчек суы) әз генә аерыла башлаган мизгелгә кадәр җылытырга кирәк.

Җылынган һәм суы аерыла башлаган кефирны йомыркалы-шикәрле массага әкрен генә агызып, болгатабыз.

✅ 250 грамм онны илибез һәм әкрен-әкрен генә камырга кертеп бетерәбез. Керткәндә, гел бер якка таба гына болгатабыз. Оны күп була дип борчылмагыз, камыр куе булырга тиеш, шул очракта гына коймак күпереп пешәчәк һәм өстәлгә куйгач тә шиңмәячәк. Камыр кашыктан агып торырга тиеш түгел, әкрен генә төшәргә тиеш.

✅Онны кертеп бетергәч, камыр өстенә бер чәй кашыгы сода сибәбез дә, тиз-тиз генә бутыйбыз. Шуннан соң камырны 10 минутка һава суларга калдырабыз. Ул шул 10 минут эчендә тишекләнә башлый.

✅Коймак пешерер алдыннан камырны бүтән болгатмыйбыз. Кырыйдан гына кашык белән алып, майлы табада кыздырабыз.

Чәйләрегез тәмле булсын ❤

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев