Лифт кавыштырды (редакциягә килгән хат)
Бер подъездда күршеләр булып яшәгән Ирек белән бер-беребезне күралмый идек. Әле аның эте минем ишек төбенә йомышын йомышлап куя, әле мусор тутырган пакеты нәкъ минем өр-яңа замш сапоги кигән аяк янында ертылып китә... Андый, дошманлыгыбызны арттыра торган мизгелләр көн саен, диярлек, чыгып кына тора иде. Ә бер Яңа ел төне барысын да үзгәртте...
Биш ел элек, 31 декабрь кичендә, азык-төлек белән шыплап тулган пакет күтәреп, йөгерә-йөгерә кибеттән кайтып киләм шулай, лифтка кереп бастым гына, артымнан, шундый ук тулы пакет тоткан Ирек куып җитте. Бер-беребезгә карамаска да тырышып, күтәреләбез әкрен генә... Дүртенче һәм бишенче катлар арасында лифт селкенеп алды, уты җемелдәп куйды да, бөтенләй сүнде. Тукталып калды инде! «Застряли!» дигән сүз икебезнең авызыннан бер үк вакытта чыкты.
Миңа менә-менә иптәш кызларым килергә тиеш, ә өстәл әле әзер түгел. Ирек үзен кафега алып барырга килүче дусларын көтә булып чыкты. Әмма безнең кычкырганны ишетеп, күршеләр лифтерга шалтыратканчы (тегесе трубкасын алганчы!), ул безне «тоткынлыктан» коткарганчы... дүрт сәгать ярым вакыт узды. Кемдер күрше йортка лифтерлар янына үзе барып килгән, хәтта, әмма тегеләре урыннарында булмаган. Менә шулай итеп ике дошманга Яңа елны салкын лифтта каршыларга туры килде.
Шул вакыт эчендә, башта – бер-беребезгә карата күңелдә җыелган ризасызлыкларыбызны җиткерергә, мөнәсәбәтләрне ачыкларга, аннары – якыннанрак танышырга һәм соңыннан – бер-беребезгә үлеп гашыйк булырга өлгердек. Лифттан без мастерның борын астыннан «как вы все мне надоели» дип мыгырдануы һәм тамаша күрергә җыелышканнарның шаушуы астында чыктык.
Лифттагы Яңа ел төненнән соң ике айдан ЗАГСка гариза бирдек һәм менә инде биш ел бәхетле гаилә булып яшибез. Тагын алты айдан икенче балабызны көтәбез.
Яңа елда бәхетле кавышулар теләп, Яшел Үзәннән Динә булам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев