Гөлнара Вәлиева автор яңалыклары
-
«Зиннадул»ның Каф, ой, кар таулары
Таулар биек, таулар биек менәргә, баскычлар юк шул тауларга менәргә...
-
Укучыбыздан сорау
– Мамадыш-Әкилдә яшәүче әниебез 9 июльдә үлеп китте, хәзер йортта беркем дә яшәми. Шулай булса да, чүпкә түләү кәгазе килә. Йорт собственность итеп рәсмиләштерелмәгән. Казанга региональный оператор (чүп җыючылар) янына барган идек, түләргә диләр. Безгә нишләргә?
-
«Минем кебек туксанга җитсеннәр»
Белгәнегезчә, авылларда башлыкларның хисап сессияләре узды. Ә Күгештә җыен әлеге җирлеккә кергән Айдар авылында яшәүче Халидә апа Шаһизданованың 90 яше тулган юбилее көненә туры килгән булып чыкты. Һәм, әлбәттә инде, билгеләнгән рәсми чара тыл ветеранын туган көне белән котлау тантанасыннан соң булды.
-
Төрләнеп алыйкмы соң?
Элек ничек иде, йомырканы табага сала идек тә, кыздырып ашый идек, шулай бит? Йомырка тәбәсе Африкада да шул йомырка тәбәсе инде ул, диеп уйлый идек. Ә баксаң, алай түгел икән, бу гап-гади ризыкны әллә ниләр кыландырып, катлаулы һәм үзенчәлекле итеп тә пешереп булуын инде хәзер без дә беләбез. Яшәсен интернет!
-
Тавыкларга – үстерелгән бодай
Кышын, йомырка салучы тавыкларны витаминлы азык белән тәэмин итү һәрвакыт мөмкин түгел. Бакчада үскән үлән һәм яшелчәләр, җимешләр юк. Шуңа, бу очракта хуҗаларга үстерелгән бодай ярдәмгә килә. Аны инде, әлбәттә, кар өстендә булмаганга, өй шартларында үстерәбез. Әлеге азык белән тукланып, тавыкларыгыз күп төрле витаминнар, матдәләр ала.
-
Авыл җирлекләрендә башлыкларның хисап сессияләре финишка чыкты. Игътибарыгызга Бишнәдән фоторепортаж тәкъдим итәбез.
Соңгысы Бишнәдә булды һәм ул, ковид инфекциясенең яңа штаммы таралу сәбәпле, халыкны җыймый гына, турыдан-туры онлайн трансляция белән узды
-
«Тавыш ул чыгарсаң – чыга, чыгармасаң – юк»
Менә инде Күгәй авылында 58 ел ире Искәндәр абый өчен ышанычлы терәге һәм зирәк тормыш иптәше булып, ничә елдан бирле килене белән уртак тел табып, килешеп гомер итүче Тәскирә апа гаиләдәге тынычлыкны саклауның серен менә шул сүзләр белән гап-гади генә итеп әйтте дә бирде: «Тавыш ул чыгарсаң – чыга, чыгармасаң – чыкмый», – диде. Алтын сүзләр! Ялгышмаган Искәндәр Хәйруллин үзенә яр итеп «урман кызы»н сайлап.
-
Халкыбызның яраткан «Афоня»сы, актер Леонид Куравлев вафат
Артист вафатына кадәр реанимациядән хосписка күчерелгән булган
-
Ал да гөл, артта чәчәк, диярсең
Шундый да бер проблемасыз авыл җирлеге булыр икән! Шаккатмалы инде! Чынлап, халык җыены узды, гадәттә бит ахырда һичьюгы берничә кеше торып, нәрсәгә булса да ризасызлыгын белдерә, йә булмаса тәкъдим итә, сүгә, гозерен әйтә. Ә Түбән Урысбагада нибары ике кеше тыйнак кына итеп ярдәм сорады.
-
Күгеш – әрә арасы, юлны ничек саласы...
Халык җыеннары башланды. Быел әлеге «сезонны», кем булсын инде тагын, Күгеш булмыйча, диярсең әлбәттә, үзенең яңа ачылган күп функцияле үзәгендә, җиңел аяктан, әлеге җирлек ачып җибәрде.
-
Хайваннарны кышкы исәпкә алу башланды
2022 елдан башлап, аучылык ресурсларының саны Россия Табигать министрлыгында эшләнгән һәм рәсми сайтта бастырылган яңа методикалар буенча исәпкә алыначак.
-
Бер түбә астында өч буын
Ерак кардәштән тату күрше яхшы, ди халык. Чынлап та, шатлыгың бүлешеп, кайгыңны уртаклашырлык, киңәш-табыш, ярдәм итәрлек күршең булу – тормыш иткәндә зур терәк һәм бәхет.
-
Ятимнәрне сыендыручыга җәннәт ишекләре ачылыр
Әнисез һәм пар канатсыз калу һәр гаилә өчен, башыннан кичермәгәннәргә аңлатып булмаслык, олы кайгы. Әмма, бернигә карамый яшәүне дәвам итәргә кирәк. Ничек булса да. Тора-бара йортка хуҗабикә, яшьнәп яшәрлек вакытында тол һәм терәксез калган иргә балаларны аякка бастырырга ярдәм итәрлек ышанычлы парга ихтыяҗ үзен нык сиздерә башлый.
-
«Төнлә яныма килеп, «әни» дип дәште»
Әйе, әйе, Күгәй авылының үтә дә тырыш һәм үрнәк Гүзәл белән Рәмил Гыйләҗевләр гаиләсе турында «Яшел Үзән»ебездә инде язганыбыз булды. Бу юлы ул якларга юл тоткач та, кабат аларны телгә алу уебызда да юк иде, гел бер үк кешеләрне газетабыз битләрендә яктыртуны безнең дә максат итеп куйганыбыз юк. Әмма гафу итәрсез, сәбәп бар.
-
Идрис Туктарга 125 ел: «Сез игелекле һәм гүзәл кеше»
Бу урамда хәсрәт белми торган, Бер кайгысыз кеше яшәде. Сиксәндә дә шутлык-мутлык белән Көнләштерә иде яшьләрне. Мут елмаю китмәс мыегының Бөтергәләп нәфис очларын. Урам тутырып мәзәк сөйли иде, Күңел китә иде хушланып. (Р.Сәйфетдинов)