Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Тавыкларга – үстерелгән бодай

Кышын, йомырка салучы тавыкларны витаминлы азык белән тәэмин итү һәрвакыт мөмкин түгел. Бакчада үскән үлән һәм яшелчәләр, җимешләр юк. Шуңа, бу очракта хуҗаларга  үстерелгән бодай ярдәмгә килә. Аны инде, әлбәттә, кар өстендә булмаганга, өй шартларында үстерәбез. Әлеге азык белән тукланып, тавыкларыгыз күп төрле витаминнар, матдәләр ала.

Бодайны дөрес җебетегез. Моның өчен тимердән ясалмаган савыт кирәк, мәсәлән, пластик таз.  Шул савытка бодайны бер сантиметрдан да калын булмаслык итеп җәяргә һәм шуны тулысынча томаларлык күләмдә җылымса гына су салырга. Өстен нәрсә белән дә булса (чүпрәк) томалап, караңгы урынгарак алып куярга. Бөртекләр үзенә кирәкле дымны алганчы, 15 сәгатьләр тирәсе торсын.
Шуннан соң бодайны шытуга әзерлибез. Ярыйсы гына зурлыктагы савытка юеш чүпрәк җәеп, шуның өстенә дым суырган бодайларны 0,5 см калынлыкта урнаштырып, җылырак һәм үтәли җил булмаган урынга куябыз. Өстенә дә дымлы чүпрәк ябабыз.
Бодай шыта башлагач, өстендәге чүпрәкне алып куябыз, астагысы гына кала һәм аны артык юешләтмичә генә, дымландырып тотарга кирәк. Бодай бөртекләре кипмәсен өчен, савытны нәрсә белән булса да ябып торыгыз, ә инде яшел үсентеләре барлыкка килгәч, ачык тотсагыз да ярый.
Яшел кыяклар 7-10 см булгач, витаминлы азыкны тавыклар алдына чыгарыгыз. Бодайны бик күпләп үстермәгез, чөнки 10 сантиметрдан артып китсә, ул үзенең үзенчәлекләрен югалта башлый. Әз-әзләп, үстереп торыгыз. Ун тавыктан көн саен 7-8 йомырка кереп торсын дисәгез, алар торган урында температура +18 – +20 градус булыр­га тиеш.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев