Яшел Үзән

Ал да гөл, артта чәчәк, диярсең

Шундый да бер проблемасыз авыл җирлеге булыр икән! Шаккатмалы инде! Чынлап, халык җыены узды, гадәттә бит ахырда һичьюгы берничә кеше торып, нәрсәгә булса да ризасызлыгын белдерә, йә булмаса тәкъдим итә, сүгә, гозерен әйтә. Ә Түбән Урысбагада нибары ике кеше тыйнак кына итеп ярдәм сорады.

Аның беренчесе: «Бәчеккә юл төзүдә район җитәкчелеге ярдәм итә алмасмы икән?» – булса (әле анда да, без инде аны хәлдән килгән хәтлесен үзебез эшләдек, дип өстәп куйдылар), икенчесе, башняны яңартуны «Чиста су» программасына кертеп булмасмы икән, рәвешендә яңгырады. «Шуның белән шул – бакча артыннан юл» дияр иде Алия Гаязовабыз.

Бер яктан, уйлап карасаң, әллә ни аптырарлык та түгел инде бу күренешкә, чөнки Урысбага җирлегенең, шөкер, үз «собст венный спонсор»ы, туган яклары язмышына битараф булмаган, биредә ка лык кан мәсьәләләрне хәл итү дә үз өлешен кертергә тырышып яшәүче Равил Гариповлары бар. Аның шундый риясыз ярдәме өчен, әлбәттә, биредә яшәүчеләр бик тә рәхмәтле. Башлыклары Хәйдәр Сибгатуллин үзенең хисап чыгышы барышында аны олы хөрмәт белән атап, рәхмәт йөзеннән халыктан кул чабуларын сорады. Равил Касыйм улы үзе кайта алмаса да, җы ен көнне бөтен юлларны ялт иттереп чистарттырган. Чынлап, юлларда дүрт полоса белән рәхәтләнеп йөрерлек иде. Ул көннәрдә шәһәрдә яшәүчеләрнең төшләренә дә кермәгән шундый юлдан руль артында рәхәтләнеп «элдерткән» баш мөхәрриребез дә, моннан самолет очыртып була, дип куйды.

Равил абый кебек якташыбыз белән горурланмый мөмкин түгел. Ул беркайчан да «юк» дип әйтми, ярар, тырышырбыз, ди. Түбән Урысбага кебек һәрбер урамына асфальт кергән авыл башка җирдә юк. Һәр торак пунктның иң авырткан җире шул юлсызлык проблемасы. Ә бездә ул, шушы якташыбызга рәхмәте рәвештә, юк дәрәҗәсендә. Шулай да бүтән төрле башкарасы килгән эшләр дә җитәрлек. Равил абый, әйдә, аны да, моны да эшлик дип әйтәм дә, көлә: «Син быел бөтен эшне бетереп, киләсе елга утырып кына торасың чтоли, әйдә кайсы-берсен киләсе елга калдырыйк» ди. Тагын бер җаваплы җитәкчегә халык исеменнән, шулай ук, намуслы хезмәте, ярдәмчеллеге өчен рәхмәтебезне белгертәсебез килә. Ул да булса Норлат ТКХ җитәкчесе Равил Бәхтияров (көчле алкышлар яңгырады). Тәүлекнең кайсы вакытында чакырсаң да, килеп җитә, – диде Хәйдәр Сибгатуллин.

Түбән Урысбага җирлегендә яшәүчеләрнең нинди дә булса күмәк эш, өмә, йә булмаса күңел ачу чарасы булсынмы, бердәмлеге турында социаль челтәрләрдән дә, газетабыз битләреннән дә танышып, беләсез. Биредә торган җирләрен матурлау га да күп игътибар бирелә. Кышын кардан төрле сыннар, төрле утлар ямь бирсә, җәен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Аларның үсентеләрен утырту белән җирлек башлыгының тормыш иптәше Гөлнара ханым иртә яздан ук шөгыльләнә башлый.

Үзсалым акчасына килгәндә, узган ел халыктан җыелып, дәүләттән дүрт тапкыр арттырылып бирелгән суммага авыл урамындагы юлларга вак таш түшәлгән, балалар мәйданчыгы урнаштырылган һәм Равил Гарипов күрсәткән финанс ярдәмне дә кушып, Бува елгасы аша күпер төзекләндерелгән. Әлбәттә, ел дәвамында башкарылган эшләр бу гына түгел, монда зурларын гына телгә алдык.

Быел Югары Урысбагада үзсалым акчасын кеше башыннан 500әр сумнан, Түбән Урысбага белән Кече Ачасырда – 1000әр, ә Бәчек авылында 1500әр сум (миңа калса, бу рекордлы сан, безнең районда мең ярым билгеләүчеләр юк иде әле) җыярга карар кылганнар. Биредә гомер итүчеләрнең үз авылларында яшәү шартларын бергәләшеп яхшыртырга тырышулары, килешеп эшләүләре сизелеп тора.

Елдан-ел кешеләр саны кими барса да, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү тиешле дәрәҗәдә башкарыла дип әйтеп була. Бүгенге көндә җирлектә иң мөһимнәреннән берсе – өч ФАП, 18 балага белем бирүче бер мәктәп, бер почта бүлеге, бер кибет (автолавкалар да килеп сәүдә итә), өч авыл мәчете манарасыннан азан ишетелә, мәдәният йорты һәм китапханә эшли. Инде хәзер берәм-берәм аларын да кыскартмасалар иде, дип телисе генә калды.
Җыен ахырында, һәр җирлектә традициягә әйләнгәнчә, авыл тормышында актив катнашкан, үзеннән лаеклы өлеш керткәннәргә рәхмәт хатлары тапшырылды.

Тулырак фоторепортажны yashel-uzan.ru сайтыннан карагыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: