Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Төрләнеп алыйкмы соң?

Элек ничек иде, йомыр­каны табага сала идек тә, кыздырып ашый идек, шулай бит? Йомырка тәбәсе Африкада да шул йомырка тәбәсе инде ул, диеп уйлый идек. Ә баксаң, алай түгел икән, бу гап-гади ризыкны әллә ниләр кыландырып, катлаулы һәм үзенчәлекле итеп тә пешереп булуын инде хәзер без дә беләбез. Яшәсен интернет!

Әле күптән түгел журналистыбыз Алия Гаязова, йомырка тәбәсенең кызлары яратып ашый торган вариантын әзерләү мизгелен видеога төшереп,  газетабызның инстаграмм төркеменә элгән иде. Кемнәр безне социаль челтәрләрдә күзәтеп бара, алар инде күреп, бәлки пешереп тә карагандыр һәм бик тәмле булуына да инангандыр. Газетабыз­ны укучыларга да әлеге рецептны тәкъдим итәбез. Тиз дә, гади дә, үзенчәлекле дә итеп әзерләнә торган ризыкны сез дә авыз итеп карагыз, дуслар.
Шулай итеп, бер кешегә исәпләгәндә, ике йомырканы бергә болгатып, майланган табага салабыз, аскы ягы әзер булганда, тәбәнең ярты өлешенә ваклап туралган помидор, аның өстенә уылган сыр салып, икенче яртысы белән кап­лап куябыз (кыстыбый кебек). Өске ягын сак кына аска әйләндереп, бераз тотабыз һәм уттан алабыз. Эчлеккә һәркем үзе теләгән нәрсәләр дә өсти ала: яшел үләннәр, казылык, тат­лы борыч, зәйтүн җимеше, тавык­ның пешкән яки ысланган түш ите һ.б.  
Гадәти ризыкны бераз   үзгәртеп, төрләндереп җибәрсәк, башка җиргә барып ашаган кебек тә булып китә, шулай бит?  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев