Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

 «Зиннадул»ның Каф, ой, кар таулары

Таулар биек, таулар биек менәргә, баскычлар юк шул тауларга менәргә...

Кинәндек быел карга, Аллаһның рәхмәте! Кайсыбер көннәрдә кар диңгезендә дә йөздек, хәтта. Җәяүлеләр кәҗә сукмакларыннан көчкә йөрде, кара-каршы очрашсаң, бетте инде, берең әбизәтелне чума. Сукрана-сукрана баткан машиналарыбызны эттек, тарттырдык. Шул кадәр мул булып яуган карны эттерергә дә, ташып түгәргә дә техника җитешмәде. Инде юлларны, ишегалларын эттергәннән соң һәр чатлыкта Каф тавы биек­леге кар өемнәре барлыкка килде. Көлмәгез, аның кадәр биек итеп өя дә белергә кирәк әле аны! 
Баш хисапчыбыз Лилия Йарар үзе яшәгән күпкатлы йортлар ишегалдындагы шундый тауны видеога төшереп, инстаграм төркемебезгә дә «элгән» иде. Төшерерлек тә бит, биш катлы өй биеклеге була язган, билләһи! Ничек битараф үтеп китеп булсын тракторчының шундый тырыш хезмәте яныннан. 
Инде көннәрнең җылытуга баруы гына борчуга сала. Әгәр дә карлар эри башлаганчы ул Каф тауларын шәһәр урамнарында калдырсалар, эш харап – Венециядәге кебек, көймәләрдә йөрергә туры киләчәк...
Бер нәрсә шатландыра, кар катламының бакчаларыбызга, кырларга шифасы булып, зур уңышлар җыеп алырга файдасы тисә иде. Зур ташулардан гына Аллаһ саклый күрсен!  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев