Яшел Үзән

Бер түбә астында өч буын

Ерак кардәштән тату күрше яхшы, ди халык. Чынлап та, шатлыгың бүлешеп, кайгыңны уртаклашырлык, киңәш-табыш, ярдәм итәрлек күршең булу – тормыш иткәндә зур терәк һәм бәхет.

Күгәйгә баргач, сүз арты сүз чыгып, җирлек башлыгы Фәния ханым Хисаметдинова үзенең күршеләреннән бик тә уңганлыгы турында әйтеп куйды. Аларга керсәң, бөтен дөньяң белән ял итеп, тынычланып, көч алып чыгасың, дигәч, әлбәттә инде, әлеге киң күңелле, ачык йөзле күркәм гаилә белән безнең дә танышасыбыз килде.

Рауза апа белән Рәшид абый Зиннәтуллиннар нигезендә бүгенге көндә өч буын тату гаилә булып гомер итә. Алар ике балаларында да авылга мәхәббәт тәрбияли алган – икесе дә Күгәйдә төпләнеп калган: Ришат – хатыны Алинә, өч балалары (дүртенчесе туарга тора) белән төп нигездә, ә Алмаз һәм Гөлнара ике балалары белән күршеләрендә генә яши.

Педучилище тәмамлагач, 1976 елда юллама белән Күгәй балалар бакчасына мөдир итеп билгеләнгән 21 яшьлек кыз, бер ел эшлим дә, китәм, дип уйлый. Туып-үскән Наратлысын сагына.

– Чит авылга эшкә килгәч, еладым инде. Мин арык кына япь-яшь кыз, зур апалар янында эшлим. Алар мине тынычландыра, елама, кызым, без кешегә тимибез, диләр, – дип, ул вакытларны елмаеп искә ала Рауза апа. – Китәм, монда калмыйм, дигән идем, Рәшид җибәрмәде. Бер еллап очрашып йөрдек тә, өйләнештек. Колхоз рәисе дә бик мактады, китмәскә үгетләде. Бер сулыш кебек үтеп китте гомер. Бик яраттым инде аннары Күгәйне, эшемне яраттым. Ун ел балалар бакчасында мөдир булдым. Тормышка чыкканда, тора алмыйсың син анда, иреңнең әнисе бик усал, диделәр. Каенанам белән 30 ел бер түбә астында, Аллаһка шөкер, яшәдек.

Рауза апаның хәзер үзенең ике килене бар һәм ул алар өчен бик зирәк каенана: күрми, ишетми, кысылмый. Шулай да, олыларның тормыш тәҗрибәсе, акыллы киңәшләре яшьләр өчен нык терәк. Алты оныкларына сөенеп, аларның «дәү әни», «дәү әти» дип яратып торуларыннан ләззәт алалар.

– Үзебезнең балалар үскәнне күрмәдек инде, хәзер онык лар бик тәмле, – дип дәвам итә Рауза апа, – балаларның яңа ел «утренник»ларына да бара алмый идем, чөнки ел ахыры, колхозда эш күп, отчетлар. Үзебезнекеләргә вакыт җитмәде. Без, конторда «утыручылар» элек сыер савучыларны да унар көн ял иттерә идек, миннек тә җыйдык, кырда да эшләдек.

Балалар бакчасында ун ел эшләгәч, һәр нәрсәне җиренә җиткереп үтәүче, тырыш хатынга авыл советы секретаре вазифаларын йөклиләр. Һәм ул бу хезмәтен дә 34 ел буе намус белән башкара. Йомыш белән килүчене беркайчан да кире борып чыгармый. Өйләре дә «приемный» кебек була аларның, кеше өзелеп тормый. Рауза апа чынлап та хөрмәтле кеше, ул авылдашларының, авылның проблемалары эчендә кайнап, аларны хәл итеп хезмәт куя. Пыр килеп сугышкан ирләрне дә араларына кереп аерырга сәләтле була ул, чөнки ихтирам итәләр, тыңлыйлар. Хәтта лаеклы ялга чыккач та, ярдәм итүеннән туктамый.

Рауза апа бик чибәр дә була һәм ул бу гүзәллеген әле бүген дә югалтмаган. Шундый сабыр да үзе. Аңардан ниндидер тынычлык, елмаюлы йөзеннән эчке матурлыгы бөркелеп тора. Искиткеч итеп бии дә әле. Күгәйгә эшкә килгәннән башлап, бүгенге көнгәчә сәхнә күрке ул. Ә яшь чагында бик күпләрнең йөрәген яндыргандыр, мөгаен. Әмма, бик матур җырлаучы, оештырылган чараларда сәхнәдән төшмәгән Рәшид абый аны беркемгә бирми. 70 яшен тутырган гаилә башлыгы, шулай ук авылның уңган, алтын куллы, хөрмәтле кешесе.

Кыргызстанда хәрби бурычын үтәп, үзе әйткәнчә, дөнья күреп кайткач, Яшел Үзәндә шоферлыкка укый. Колхоз рәисен йөртә. Авылда беренче «КамАЗ»лар руль артына да Рәшид абый утыра. Өчәр-дүртәр тәүлек командировкаларда йөрергә туры килә, ашламаларны Тольяттидан хәтле ташыйлар. 25 еллап шофер булып эшләгәннән соң, күзләре дә начаррак күрә башлаганга, токарьлыкка күчә. Аның кулы аша техникага, авыл тормышында кирәкле нинди генә детальләр узмагандыр. Кулы оста булганлыктан, өендә дә тик тормый, бөтен төрле инструменты була (хәзер дә бар, әлбәттә) һәм алар кирәк кешедә авыл буенча йөри. Шушы яшенә җитеп тә, Рәшид абый әле хезмәттән туктамаган, мәктәптә «охрана»да эшли.

Ришат белән Алинәгә бирелгән «Яшьләр авылда» федераль программасы ярдәмендә ике катлы итеп зурайтылган, ремонтланган зур йортта олыны олылап, кечене – кече күреп, бер-берсенә хөрмәтле мөнәсәбәттә, ярдәмләшеп өч буын аңлашып гомер итә. Рау за апаның җиңел куллары белән утыртылган гөлләр гөрләп үсеп утыра һәм кыш булуга карамастан чәчәктә... Гомер көзләрегездә күңел гөлләрегез дә шулай чәчәк атсын, картаюны белмәгез, әле бик озак еллар яшь буынга киң күңеллелек, ярдәмчеллек үрнәге булып яшәгез, хөрмәтле Рәшид абый һәм Рауза апа.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: