Норлат авылы хисап сессиясе 2025
Норлат авылы хисап сессиясе бик җанлы узды быел. Сораулар да урынлы, рәхмәт сүзләре һәм тәнкыйть тә. Президеумда кунаклар арасында - Адель Әхмәтҗанов, МХОдан ялга кайткан Норлат егете дә бар иде. Ул 2022 елның октябреннән Херсон юнәлешендә махсус операция зонасында десант-штурм бригадасында хезмәт итә. Адель якташларына ярдәм иткәннәре, битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерде. Ә залда утыручылар аягүрә басып, аны алкышлап, зур хөрмәтен күрсәтте. Тулырак газетада Алия Гаязова язмасында укырга мөмкин булачак. Әлегә Илсөя Садыйкова һәм Чулпан Гыйсмәтуллина әзерләгән видеоязмасын тәкъдим итәбез.
Илсөя Садыйкова фоторепортажы
Нет комментариев