Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Закон бозган –җәза алган

Сак бул, юлда исерек!

Алкогольле эчемлек кулланганнан соң машинасы руле артына утырып чыгучыларны берничек тә аклап булмый. Алар үзләрен генә түгел, ә юл хәрәкәтендә катнашкан һәркемне куркыныч астына куя.
Әлегә видеокамералар салмыш йөртүчеләрне «таный» алмаса да, аларның кагыйдә бозуын «күреп» алырга мөмкин. Ә андыйлар, гадәттә, кагыйдә бозмыйча калмый. 

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре исерек машина йөртүчеләрне ачыклау буенча планлы тикшерүләрне даими уздыра. Шундый рейдларның берсендә А.Р.Краева һәм шулай ук Р.М.Гатауллин йөртүендәге автомобильләр туктатыла. Йөртүчеләре дә шикле күренә. Тикшерүләр бу кешеләрнең айнык булмавын күрсәтә. Аларга карата беркетмә төзелеп, эшләре судка юнәлтелә.
 

Җәмәгать суды боларның икесенең дә элек РФ КоАПның 12нче маддәсе буенча җаваплылыкка тартылмавын исәпкә алып, Краеваны йөртү хокукыннан – 1 ел 7 айга, ә Гатауллинны 1 ел 6 айга мәхрүм итә. Икесенә дә 30 мең сум штраф та түләргә туры киләчәк.
Өйрәнелгән «атың­нан» шундый срокка мәхрүм ителү уен эш түгел. Әмма закон боз­ган һәркем тиешле җәзасын алырга тиеш.

Яшел Үзән муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев